Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гафифә Гаффарованың “Күңелгә тулган моңнар” дигән иҗат кичәсе үтте

Район үзәк китапханәсе талантлы якташларыбыз иҗатын халыкка җиткерүдә зур эш башкара. Шушы көннәрдә биредә Гафифә Гаффарованың "Күңелгә тулган моңнар" дигән иҗат кичәсе үтте. Балачагы сугыштан соң иң авыр елларга туры килгән, кечкенәдән әтисез калып, күп нужа-хәсрәтләр кичергән Тархан авылы кызы Гафифәнең шигърияттә үз сүзе, үз урыны бар. Тормышы никадәр авыр...

Район үзәк китапханәсе талантлы якташларыбыз иҗатын халыкка җиткерүдә зур эш башкара. Шушы көннәрдә биредә Гафифә Гаффарованың "Күңелгә тулган моңнар" дигән иҗат кичәсе үтте.
Балачагы сугыштан соң иң авыр елларга туры килгән, кечкенәдән әтисез калып, күп нужа-хәсрәтләр кичергән Тархан авылы кызы Гафифәнең шигърияттә үз сүзе, үз урыны бар. Тормышы никадәр авыр булса, иҗаты шулкадәр якты аның. Ул бит һөнәре буенча да дөньяны матурлаучы - буяучы. Озак еллар "Җәлилнефть" идарәсендә тырыш хезмәт куя. Ә буяучы белән шагыйрә арасында охшашлык бар. Икенчесе - тылсымлы сүзләр белән кешеләр күңелен аклаучы.
- Җәлил бистәсендә Гафифәне белмәгән кеше юк. Ул - безнең горурлыгыбыз, - ди "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Илдус Мәрданшин.
Дүрт китап авторы үзен бүгенге көндә бәхетле саный. Эшендә дә буяучы-шагыйрәне хөрмәт итәләр, китапларын чыгаруда ярдәм күрсәткәннәр. Ул - Сарман районының Рәфыйк Сөппухов исемендәге әдәби премиясе лауреаты.
Гафифә Гаффарова кайда гына яшәсә дә, һәрчак Тарханына тугры калган. Аның шигырьләрендә дә бу ачык чагылыш таба. Ул әле дә аннан аерылмаган, туган нигездә өй җиткереп, иртә яздан кара көзгәчә шунда, күрше-тирә белән гөж килеп, авылны җанландырып яшәп ята. Кышларын да калыр иде, тормыш иптәше вафат булгач, ялгызына авыррак. Балаларын да борчыйсы килми. Балалар дигәннән, зифа буйлы ике кызы һәм пәһлевандай улы бар. Бәйрәмдә кызларының үзенә багышлап җырлавын тыңлаганда керфеге очына яшьләр эленде. Оныкларга да бай Гафифә. Яше алтмыш бишне түгәрәкләп килсә дә, нигәдер аңа "апа" дип дәшеп булмый, күңеле яшь булгангамы, гел үзгәрми ул. Моннан егерме еллар элек нинди булса, шундый кебек.
Иҗат кичәсендә шагыйрәгә карата бик күп җылы сүзләр, тәбрикләүләр әйтелде, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Ихласлык бөркелеп торган Гафифәгә теләкләр дә шундый ук ихлас иде. Иҗат чишмәң саекмасын, Тарханыңның исемен шигърияткә уя-уя яз, Гафифә!
Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гафифә Гаффарованың “Күңелгә тулган моңнар” дигән иҗат кичәсе үтте