Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фәүзия Сәхбиева: “Мөдәрисем кайтып керер төсле”

Әфган сугышы күптән тынса да, яралары улларын югалткан аналар йөрәгендә һич төзәлми. Районыбыздан алты егет хәрби бурычларын үтәгәндә Әфган җирендә башларын мәңгелеккә салды. Аларның әти-әниләренә бәйрәмнәрдә хөрмәт зурдан, гозер-үтенечләре дә игътибарсыз калдырылмый. Бүген Кәтем авылына Мөдәрис Сәхбиевнең әнисе Фәүзия апаны 75 яше белән тәбрикләргә дә бер кочак кунаклар килде. Район...

Әфган сугышы күптән тынса да, яралары улларын югалткан аналар йөрәгендә һич төзәлми. Районыбыздан алты егет хәрби бурычларын үтәгәндә Әфган җирендә башларын мәңгелеккә салды. Аларның әти-әниләренә бәйрәмнәрдә хөрмәт зурдан, гозер-үтенечләре дә игътибарсыз калдырылмый.

Бүген Кәтем авылына Мөдәрис Сәхбиевнең әнисе Фәүзия апаны 75 яше белән тәбрикләргә дә бер кочак кунаклар килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов юбилярның иңнәренә ак шәл ябып, иң җылы, изге теләкләрен юллады.

Шулай ук Россия Әфганстан ветераннары берлегенең Азнакай бүлекчәсе җитәкчесе Миргазиян Динмөхәммәтов, хәрби комиссар Рәдиф Камалиев, Кәкре Елга авыл җирлеге башлыгы Сирина Мөхитова, әфганчыларның аналары оешмасыннан Даимә Хафизова да бүләкләрен тапшырдылар.

- Мөдәристән соң әле тагын ике улымны армиягә озаттым. Абыйлары исеменә тап төшермәслек итеп хезмәт итәргә үгет-нәсихәт бирдем, - ди Фәүзия апа.

Утыз ике ел үтсә дә, җуйган бәгырь җимешен уйламаган бер генә көне дә юк ананың.

- Илләр берүк тыныч булсын. Ата-аналар улларын армиягә сөенеп озатсын, сөенеп каршы алсын, - ди ул.

Кырык еллап авыл кибетендә сатучы булып эшләгән, дүрт лачындай ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергән Фәүзия апа бүген калган балалары, оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп яши.

Резеда ШӘРИПОВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фәүзия Сәхбиева: “Мөдәрисем кайтып керер төсле”