Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Франция студентлары Азнакайда педагогик тәҗрибә туплый

Узган атнада Азнакайга мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем бирү системасын өйрәнү максаты белән Франциянең Шамони шәһәреннән педагогик университетта белем алучы 4 студент килде. Бездә алар 10 көн булырга планлаштыралар. Мәгариф өлкәсендә халыкара алмашу кысаларында килгән французлар Азнакай 2 нче урта мәктәбендә Туган тел көне уңаеннан оештырылган район семинарында катнаштылар, ачык...

Узган атнада Азнакайга мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем бирү системасын өйрәнү максаты белән Франциянең Шамони шәһәреннән педагогик университетта белем алучы 4 студент килде. Бездә алар 10 көн булырга планлаштыралар.

Мәгариф өлкәсендә халыкара алмашу кысаларында килгән французлар Азнакай 2 нче урта мәктәбендә Туган тел көне уңаеннан оештырылган район семинарында катнаштылар, ачык дәресләрдә булдылар.

Бүген 9 нчы мәктәптә чит ил кунакларын район башлыгы Марсель Шәйдуллин дә сәламләде. Очрашуда Яр Чаллы педагогика университеты белгечләре, тәрҗемәчеләр, мәктәп директорлары катнашты.



Булачак башлангыч сыйныф укытучылары һәм тәрбиячеләр Адам, Нурель, Грен һәм Валентин җылы каршы алган азнакайлыларның мәгариф өлкәсенә, Франциягә кагылышлы кызыклы сорауларга бик теләп җавап бирделәр,районыбызда алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Энҗе ГАЛӘВЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Франция студентлары Азнакайда педагогик тәҗрибә туплый