Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Форточка да ача алмыйбыз

Хәсәнов урамындагы 9 нчы һәм 11 нче йорт подъездлары бер-берсенә кара-каршы урнашкан һәм йорт аралары бик тар. Шушы йортлардагы 96 фатирда яшәүче кешеләр бер үк сукмактан йөри. Чокыр-чакыр, асфальты ватылып беткән «кәҗә тыкрыгы» ул. Әле анысы да безгә эләкми. Аннан тыз да быз музыкаларын бөтен көченә акыртып машиналар чаба. Чөнки...

Хәсәнов урамындагы 9 нчы һәм 11 нче йорт подъездлары бер-берсенә кара-каршы урнашкан һәм йорт аралары бик тар. Шушы йортлардагы 96 фатирда яшәүче кешеләр бер үк сукмактан йөри. Чокыр-чакыр, асфальты ватылып беткән «кәҗә тыкрыгы» ул. Әле анысы да безгә эләкми. Аннан тыз да быз музыкаларын бөтен көченә акыртып машиналар чаба. Чөнки кайбер «акыллы» шоферлар Хәсәнов урамындагы тыелу билгесен үтеп китеп, безнең ишегалдына борылалар. Шуңа да бу юл трассага әйләнеп бетте. Яңгырлы көннәрдә халык бигрәк тә аптырашта: кайдан йөрергә белми. Йортлар кырыннан узар идең, башка су тама, юлдан узсаң, машина су чәчрәтеп чаба. Беренче катта яшәүчеләргә бигрәк авыр. Кер чыгарып элә, форточка ачып һава да сулый алмыйбыз, кичләрен саф һавага чыгып утыру турында да хыялланырга гына кала. ТСЖ җитәкчелегенә бу хакта әйтеп тә карадык. Бернинди дә үзгәреш юк.

Бу кварталда яшәүче балаларның хәле тагын да аянычрак. Аларга уйнарга җай юк. Ике атынгыч бар барын. Анда атына башласалар, шыгырдавына түзәрмен димә. Үзебез җайлап-майлап та карадык, файдасы юк. Икенчесенең тимерләре сына башлаган, куркыныч.

Башка ишек алларында балалар уңайлы мәйданчыкта уйнап кинәнәләр. Андагы шартларга карап, сокланыбыз, көнләшәбез. Без дә бит шул ук акчаны түлибез, югыйсә.

Хәсәнов урамы 9-11 йортларда яшәүчеләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев