Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фестивальгә рәхим итегез!

30 июньдә Азнакайда беренче тапкыр төрки халыкларының «Чатыр тауда җыен» дип исемләнгән төбәкара фольклор фестивале үткәрелә. Анда Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Сарман, ут күршеләребез Башкортстанның Шаран, Бакалы фольклор коллективлары чыгыш ясаячак. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә Чатыр тауда «Чатыр тау җиле» исемле театральләшкән тамаша белән башланып китәчәк. 13.00 сәгатьтә район һәм шәһәр мәдәният...

30 июньдә Азнакайда беренче тапкыр төрки халыкларының «Чатыр тауда җыен» дип исемләнгән төбәкара фольклор фестивале үткәрелә.

Анда Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Сарман, ут күршеләребез Башкортстанның Шаран, Бакалы фольклор коллективлары чыгыш ясаячак. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә Чатыр тауда «Чатыр тау җиле» исемле театральләшкән тамаша белән башланып китәчәк. 13.00 сәгатьтә район һәм шәһәр мәдәният сараенда коллективлар арасында сайлап алу туры оештырыла. 18.00 сәгатьтә җиңгән коллективлар катнашында Гала - концерт башлана.

Шулай ук сезне татар халкының көнкүрешен чагылдырган ишегалды, Азнакай осталарының кул эшләре күргәзмәләре көтә. Азнакайда эшләнгән сувенирларны сату да оештырыла. Бәйрәмгә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев