Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фестивальдән канатланып кайттык

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларга өстәмә белем бирү дәүләт учреждениесенең мәктәптән тыш эшләр республика үзәге Яр Чаллы шәһәрендә «Сәхнә көзгесе» республикакүләм милли балалар театр фестивале игълан иткәч, ныклы әзерлек эшләре башладык. Сарлы мәктәбенең 4 сыйныф укучылары Рабит Батулланың «Албасты» әсәрен сәхнәләштерергә кереште. Сәхнә киемнәрен дә зур завык белән үзебез...

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларга өстәмә белем бирү дәүләт учреждениесенең мәктәптән тыш эшләр республика үзәге Яр Чаллы шәһәрендә «Сәхнә көзгесе» республикакүләм милли балалар театр фестивале игълан иткәч, ныклы әзерлек эшләре башладык. Сарлы мәктәбенең 4 сыйныф укучылары Рабит Батулланың «Албасты» әсәрен сәхнәләштерергә кереште.

Сәхнә киемнәрен дә зур завык белән үзебез әзерләдек, сәхнә бизәлешен дә үзебез ясадык. Сәләтсез кешеләр юк, бары аны таба һәм күрә белергә генә кирәк.

Әмма сәләт көймәсе матди мәсьәләгә терәлергә мөмкин. Безгә иң элек гаиләләребез киңәшче, ярдәмче булды. Аннан соң Марат Галиевнең матди ярдәме республикакүләм фестивальдә катнашу хыялыбызны тормышка ашырды.

Хезмәтебезне югары бәяләделәр - беренче дәрәҗә дипломга лаек булдык.

Яр Чаллы шәһәренең истәлекле урыннарына Сарлы авылында туып-үскән, хәзер Чаллыда яшәүче Татарстан-Башкортостан дуслыгы рәисе Маузир Гиниятуллин укучыларыбыз өчен бик кызыклы сәяхәт оештырды.

Авылдашыбыз Ренат Нигъмәтуллин безне исән-имин Яр Чаллы шәһәрендә йөртеп алып кайтты.

Алсу Гатиятова, Сарлы мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев