Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фаҗига өстенә фаҗига. Кая барабыз?

Узган елның беренче яртысында район юлларында булган 15 юл-транспорт һәлакәтендә 5 кешенең гомере өзелгән, 25е имгәнгән булса, быелның алты аендагы фаҗигалар саны соңгы елларда күренмәгән котычкыч дәрәҗәгә җитте - 18 авариядә 10 кеше һәлак булды, 23е авыр тән җәрәхәтләре алды. Өстәвенә, елның беренче яртысы узып китәргә генә өлгерде, икенчесе дә...

Узган елның беренче яртысында район юлларында булган 15 юл-транспорт һәлакәтендә 5 кешенең гомере өзелгән, 25е имгәнгән булса, быелның алты аендагы фаҗигалар саны соңгы елларда күренмәгән котычкыч дәрәҗәгә җитте - 18 авариядә 10 кеше һәлак булды, 23е авыр тән җәрәхәтләре алды.

Өстәвенә, елның беренче яртысы узып китәргә генә өлгерде, икенчесе дә кеше һәлакәтеннән башланды. Юл-транспорт фаҗигаларына бәйле вакыйгаларның авыры-җиңеле булмаса да, соңгы очрак аеруча үкенечлеседер, мөгаен.

... Армиягә китәсе яшьтәшләрен озату тантанасында шактый гына кызып алган биш яшь-җилкенчәк 3 июль көнне, "ВАЗ-2110" автомобиленә утырып, Азнакай шәһәре буйлап җилдертергә уйлый. Эчкән кешегә диңгез тубыктан дигәндәй, руль артындагысы, юлдагы тизлек күрсәткеч билгеләрен санга да сукмыйча, машинасын Әлмәт тракты буенча бөтен көченә куа. 1 Май урамына борыласы урынга, идарә итүне югалткан автомобиль туп-туры шәхси хуҗалык коймаларына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, салондагыларның берсенең гомере өзелә, калганнары төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре ала...

Вакыйга һәлак булучының әти-әнисенә кайтарып алгысыз зур югалту булса, аек булмаган дусларын машина белән идарә итүдән тыеп калмаган, киресенчә, моны хуплаган, бу вакыйгада үзләре дә катнашкан, әмма исән калган ике кыз һәм ике егет өчен гомерлек үкенү, җан газабы алып килер.

Әлеге фактларны юл-транспорт вакыйгаларының гадәттән тыш кискенләшүе уңаеннан "Маяк" газетасы һәм җирле телевидение журналистлары белән уздырылган брифингта Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Расих Шәкүров җиткерде.

- Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле балалар травматизмының үсүе аеруча нык борчу тудыра. Узган елда шундый бер очрак булган, анда бер бала тән җәрәхәте алган иде.

2012 елның беренче яртысында исә 5 авариядә бер гаепсез 2 баланың гомере өзелде, 4е хәвеф күрде. Бу котычкыч саннар артында безнең - әти-әниләрнең һәм машина йөртүчеләрнең гади генә юл йөрү кагыйдәләрен дә үтәмәүләре, юл хәрәкәтендә катнашучыларга карата битарафлыгы, ваемсызлыгы тора, - диде Расих Әхәт улы. - Әлеге өлкәдә бердәнбер уңай күренеш - пассажирлар йөртүче автотранспортта иминлек саклануы.

Журналистлар соравына җавап итеп, комиссия рәисе юл йөрүчеләргә уңайлыклар тудыру буенча алып барыла торган эшләргә дә тукталды. Әйтик, республика буйсынуындагы трассаларны төзекләндерү, аларда аеру сызыклары булдыру, юл күрсәткечләрен алыштыру, куркыныч участокларга саклау киртәләре кую һәм башка эшләр башкару өчен быел 31 миллион сум акча күчерелгән. Узган елгыдан 4 миллионга күбрәк. Район дәрәҗәсендәге юлларны карап тоту, ремонтлау, заманча светофорлар алу һәм урнаштыру, юл күрсәткечләрен яңарту, шәһәр эчендә яңа юл проектлаштыру һ.б. өчен 5 миллион сум акча бирелгән. Чыгыш ясаучы фикеренчә, болар барысы да юл-транспорт вакыйгалары кимүгә уңай тәэсир ясаячак.

Шәһәр юлларының иң катлаулы тармагы саналган Мәхмүт Хәсәнов урамында тәртип салуны Расих Шәкүров, Пушкин һәм Баһаветдинов урамнары үрнәгендә, кабаттан ике яклы хәрәкәткә күчү, юл читләренә машиналар куюны тыю һ.б. чаралар куллану белән генә башкарып буласын белдерде.

Эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков 1 июльдән гамәлгә кергән штрафлар күләме белән таныштырды.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев