Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эстрада йолдызлары – Азнакайда

Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте оештырган концерт турлары Азнакай районына да килеп җитте. 8 августта татар эстрадасы йолдызлары Актүбә бистәсендә чыгыш ясады. Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев, Алексей Волков, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Рөстәм Вәлиев, Светлана Минеева, «Ворожея», «Гармония» вокаль ансамбльләре халык һәм эстрада...

Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте оештырган концерт турлары Азнакай районына да килеп җитте.

8 августта татар эстрадасы йолдызлары Актүбә бистәсендә чыгыш ясады. Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев, Алексей Волков, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Рөстәм Вәлиев, Светлана Минеева, «Ворожея», «Гармония» вокаль ансамбльләре халык һәм эстрада җырларын, «Болгар» театры артистлары төрле милләт биюләрен башкарды.

13 августта исә шәһәребезнең Ишкәев исемендәге ял паркы җыр-моң белән яңгырап торды.

Стадионда алма төшәр урын юк. Җәйге җылы кич олысын-кечесен концертка дәште. Якташыбыз Зәйнәп Фәрхетдинованы халык көчле алкышларга күмде.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин районыбыздан әдәбият-сәнгать дөньясына бик күп сәләтле кешеләр үсеп чыгуын билгеләп үтте һәм шундый зур рухи бүләк өчен «Татнефть» ААҖ җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

Тамашаны шулай ук Зөфәр Билалов, улы Булат Билалов, Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Фәридә-Алсу дуэты, Фердинанд Сәлахов, Ярамир Низаметдинов, Фирдүс Тямаев чыгышлары бизәде.

Соңыннан артистларга зур рәхмәтләр белдереп, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

17 августта азнакайлыларны Татарстанның халык артистлары Нәфкать Нигъмәтуллин, Рәшит Сабиров, Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрова, «Татар моңы» халыкара конкурсы лауреатлары Рафаэль Якупов, Рәфинә Ганиуллина, популяр җырчы Мөнир Рахмаев, «Болгар» гармунчылар ансамбле сөендерәчәк.

Резеда Шәрипова

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эстрада йолдызлары – Азнакайда