Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эштә төрле хәлләр булды

Ринат САФИУЛЛИН, 1 нче оператив бригаданың дежур электромонтеры: - Безнең подразделение һава шартларының торышына, тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамастан, һәрвакыт сафта. Ашыгыч һәм кичектергесез эшләрдә - килеп чыккан өзеклекләрне, аварияләрне бетерүдә катнашабыз. 10 кешедән торган бригада райондагы 11 подстанциягә хезмәт күрсәтә. Биредә эшләгән елларда күпне күрергә, төрле хәлләрдә калырга туры...

Ринат САФИУЛЛИН, 1 нче оператив бригаданың дежур электромонтеры:

- Безнең подразделение һава шартларының торышына, тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамастан, һәрвакыт сафта. Ашыгыч һәм кичектергесез эшләрдә - килеп чыккан өзеклекләрне, аварияләрне бетерүдә катнашабыз. 10 кешедән торган бригада райондагы 11 подстанциягә хезмәт күрсәтә. Биредә эшләгән елларда күпне күрергә, төрле хәлләрдә калырга туры килде. Бүген бер вакыйганы гына искә төшереп үтәсем килә.

...Бу хәл моннан шактый еллар элек булды. Мин сменада булган ул төнне күз ачкысыз буран котырды. Кирәк бит, нәкъ шул вакытта диспетчерлык пультына Яшләү подстанциясеннән авария сигналы алынды. Шофер белән дежур машинада чыгып киттек. Юл юк кына түгел, тирә-якта да берни күренми. Көч-хәл белән Яшләү товар паркына килеп җиттек. Ә подстанциягә басу буйлап җәяү барырга кирәк. Юнәлешне чамалап, ике километр ярымлы арага ялгызым җәяүләп киттем. Барам-барам, минем хисап буенча, килеп җитәргә дә күп калмады шикелле. Буран да тына төште. Шулчак башны күтәреп карасам, каршымда ике ут янып тора! Тораташтай катып калдым, ни алга барырга, ни кире китәргә белмим. Шактый вакыт (әллә миңа шулай тоелды) елтырап торды ул ике ут. Аннан юкка чыкты. Көч-хәл белән урынымнан кузгалып, подстанциягә барып җиттем. Диспетчер белән элемтәгә кердем дә, аның командасы буенча, фидерны ялгадым. Ул төнне башка бернинди маҗарасыз, исән-имин генә әйләнеп кайттык.

Тик бүгенге көнгә хәтле теге вакытта очраган ике утның чыганагын аңлый алмыйм. Нинди хайван я җанвар булды ул? Ул елны безнең якларда бүреләр көтүе йөрүе турында сөйлиләр иде. Әллә шуннан адашып калганының берсе булдымы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев