Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшне белү – югары уңыш нигезе

Авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү - зур тырышлык, югары уңыш алуда күп кенә нечкәлекләрне белүне сорый торган хезмәт. Шуларның берсе - пестицид һәм агрохимикатларны дөрес куллану. Химик препаратлар - туфракка сеңә, еллар буе таркалмый, күчеп йөрергә сәләтле токсик матдәләр. Пестицидның һәр граммы туфрак системасына өстәмә көчәнеш китерә. Шуңа күрә химикатлар белән...

Авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү - зур тырышлык, югары уңыш алуда күп кенә нечкәлекләрне белүне сорый торган хезмәт. Шуларның берсе - пестицид һәм агрохимикатларны дөрес куллану. Химик препаратлар - туфракка сеңә, еллар буе таркалмый, күчеп йөрергә сәләтле токсик матдәләр. Пестицидның һәр граммы туфрак системасына өстәмә көчәнеш китерә. Шуңа күрә химикатлар белән эшләгәндә норма һәм кагыйдә таләпләрен төгәл үтәү, җентекле документация алып бару сорала.

Пестицидлар белән эшләүче күпчелек авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә аларның төгәл исәбен алып буруга тиешле әһәмият бирмиләр. Ә менә шәхси эшмәкәр Р.Бакиров хуҗалыгында "Россельхознадзор"ның ТР буенча идарә бүлеге начальнигы уздырган планлы тикшерү барлык кирәкле документларның да төгәл алып барылуын ачыклады. Биредә кырларның чүпләнеш картасы да, пестицид һәм агрохимикатлар кертүгә кирәкле хисаплар да бар. Чәчүлек орлыкларны сыйфатлы итеп агулау өчен яңа агрегат сатып алганнар. Монда чәчү материалларын эшкәртүнең мөһимлеген, аның алдагы елның сыйфатлы мул уңышы нигезе икәнен аңлап эш итәләр.

Малик КАДЫЙРОВ, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, "Россельхознадзор"ның ТР буенча идарәсе инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев