Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшмәкәрләр советы оешты

Кичә район Советының утырышлар залында оешма-предприятие җитәкчеләре, җаваплы белгечләр катнашында эшмәкәрләр конференциясе узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Гөлия Сөләйманова алып барды. Эшмәкәрлек, КФХ, ЛПХ үсеше буенча район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Әнвәр Җиһангиров үз чыгышында эшмәкәрләрнең барлык проблемаларын уртага салып хәл итәр, район җирле органнары белән...

Кичә район Советының утырышлар залында оешма-предприятие җитәкчеләре, җаваплы белгечләр катнашында эшмәкәрләр конференциясе узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Гөлия Сөләйманова алып барды.

Эшмәкәрлек, КФХ, ЛПХ үсеше буенча район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Әнвәр Җиһангиров үз чыгышында эшмәкәрләрнең барлык проблемаларын уртага салып хәл итәр, район җирле органнары белән элемтәдә тору һәм гомумән, эшмәкәрләргә ярдәм итү максатыннан совет төзүнең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп узды. Ул шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын яклау буенча программалар белән таныштырды. Район эшмәкәрләр советы төзү турындагы тәкъдимне эшмәкәрләр бертавыштан хуплап кабул итте. Аның җитәкчесе итеп Әнвәр Җиһангиров сайланды.

Көньяк-көнчыгыш сәүдә сәнәгать палатасының Азнакай департаменты директоры Зөфәр Ибраһимов эшмәкәрләр өчен районда сәнәгать мәйданчыгы төзү турындагы мәсьәләне күтәрде. Гомумән, тәвәккәллек булса, үз эшен башлап җибәрергә теләгән эшмәкәрләргә җиһазландырылган әзер мәйданны арендага алырга мөмкин.

- Безнең районда эшмәкәрлек өлкәсендә сәүдә белән генә чикләнмичә, җитештерү эшчәнлегенә игътибарны көчәйтергә кирәк. Андыйларга район җитәкчелеге тарафыннан бөтен төр ярдәм күрсәтеләчәк, - диде Гөлия Гасыймовна.

Киңәшмәдә шулай ук төрле банк белгечләре уңайлы кредит, ссуда алу мөмкинлеге, гомумән, үзләренең бизнес-продуктлары белән таныштырдылар, эшмәкәрләрнең сорауларына җаваплар бирделәр.

Эшлекле тәкъдимнәр дә кертелде. Алар арасында үз хәзерләүчеләребезне булдыру, җирлегебездә җитештерелгән экологик чиста продукцияне яклау чаралары күрү кебек тәкъдимнәр бар иде.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев