Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшмәкәрллек терәге

Азнакай районы биләмәсендә юридик һәм шәхси эшмәкәрлекне үстерүгә, крестьян-фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыклар оештырырга бөтен шартлар да тудырылган дип, бүген икеләнмичә әйтергә буладыр. Алар эшенә һәрьяклы ярдәм күрсәтү, дөрес юнәлеш бирү белән махсус орган - эшмәкәрләр советы шөгыльләнә. Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе, эшмәкәрләр советы рәисе Әнвәр Җиһангиров шәхсән үзе...

Азнакай районы биләмәсендә юридик һәм шәхси эшмәкәрлекне үстерүгә, крестьян-фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыклар оештырырга бөтен шартлар да тудырылган дип, бүген икеләнмичә әйтергә буладыр. Алар эшенә һәрьяклы ярдәм күрсәтү, дөрес юнәлеш бирү белән махсус орган - эшмәкәрләр советы шөгыльләнә.
Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе, эшмәкәрләр советы рәисе Әнвәр Җиһангиров шәхсән үзе урыннарда була, кече бизнес белән шөгыльләнүчеләр, үз эшләрен оештырырга теләге булганнар белән очраша, аңлату эшләре алып бара, күптөрле программалар белән таныштыра, киңәшләрен бирә.
Шундый чараларның чираттагысы шушы көннәрдә Актүбә бистәсе эшмәкәрләре белән узды. Әнвәр Әнсәр улы аларны эшмәкәрлеккә ярдәм максатыннан булдырылган программаларның 14 төре белән таныштырды. Алар арасында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының "Эш башлаучы фермер", "Гаилә фермасы", "50х50" программалары да бар. ТР Икътисад министрлыгында эшмәкәрлеккә ярдәм буенча махсус департамент эшли. Совет рәисе белдерүенчә, эшмәкәрләргә крестьян-фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыклар булдыру өчен районда барлык шартлар һәм мөмкинлекләр тудырылган.
Киңәшмәдә катнашучылар алдында 17нче районара федераль салым хезмәте (МРИФНС) дәүләт баш салым инспекторы Роза Сабирова, пенсия фонды идарәсенең бүлек җитәкчесе Гүзәл Сабирҗанова чыгыш ясады. Кече һәм урта бизнес эшмәкәрләренә кредит бирүнең яңа шартлары белән "АИКБ "Татфондбанк" ААҖнең Азнакайдагы өстәмә офисы җитәкчесе Рөстәм Хәлимуллин таныштырды.
Эшлекле сөйләшүдә Актүбә бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Крашенинников катнашты, сорауларга җавап бирде.
Наил МАЛИКОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эшмәкәрллек терәге