Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшмәкәрлеккә – киң юл

Чираттагы атналык киңәшмәне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин күңелле мизгелдән башлады: бер төркем райондашларга төрле бәйгеләрдә җиңүләре уңаеннан бүләкләр тапшырды. Ул шулай ук узган атнада Төркия делегациясен кунакчыл кабул итүләре өчен предприятие, оешма, учреждениеләр җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде. Бу килүдә төрек дуслар белән сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча килешүгә нигез салынган:...

Чираттагы атналык киңәшмәне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин күңелле мизгелдән башлады: бер төркем райондашларга төрле бәйгеләрдә җиңүләре уңаеннан бүләкләр тапшырды.
Ул шулай ук узган атнада Төркия делегациясен кунакчыл кабул итүләре өчен предприятие, оешма, учреждениеләр җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде. Бу килүдә төрек дуслар белән сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча килешүгә нигез салынган: ул тормышка ашса, җиләк-җимеш, чәйләрне Төркиянең үзеннән арзан бәядән кайтарту мөмкин булачак.
Финанс-бюджет палатасына яңа рәис - озак еллар шушы өлкәдә эшләгән Людмила Гурьянова билгеләнүен хәбәр итеп, Марсель Зөфәр улы аңа эшендә уңышлар теләде.
Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров районда һәм шәһәрдәге оператив хәлне яктыртты. Ул соңгы вакытта нефть һәм газ чыгару объектларыннан урлашулар артуын билгеләп үтте. Күп очракта каракларның гражданнарның саксызлыгыннан файдалануларын ассызыклады. Ул район җитәкчелегенә һөнәри бәйрәмнәрен зурлап үткәрүдә ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерде.
Район эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров яңа программалар һәм грантлар белән таныштырды һәм авыл җирлекләре башлыкларына алар хакында халыкка җиткерүләрен, аеруча яшьләр белән эшләүләрен сорады.
Марсель Зөфәр улы районда шәхси эшмәкәрлек өлкәсендә эшнең активлашуын билгеләп үтте. Ул үз эшен ачарга теләүчеләргә хакимиятнең һәрчак ярдәм итәргә әзер икәнлеген белдерде. Эшлисе килгән кешегә эш җитәрлек. Мәсәлән, балалар уен мәйданчыкларын читтән кыйммәт бәягә кайтартканчы, үзебездә аларны җитештерүгә алынсалар, күпкә отышлырак булыр иде диде. Ул шулай ук авыл хуҗалыкларында буш яткан абзар-кураларны ферма ачарга теләүчеләргә бирергә кирәклегенә басым ясады.
Муниципаль район башлыгы М.Шәйдуллин киңәшмәне йомгаклап, бу атнада башкарыласы эшләргә тукталды, Яңа елга әзерлек һәм башка эшләр буенча күрсәтмәләр бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эшмәкәрлеккә – киң юл