Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшкә бирсәң чын күңел

Башта кунаклар сәнгать мәктәбе белән таныштылар, аннан "Россиянең халык-сәнгать промыселлары музее"н ачтылар. Анда барлык илебез осталарының кул эшләре урын алачак. Бу көнне үк музейга республикабыз районнарыннан үз экспонатларын бүләк итүчеләр булды. Бәйрәм тантанасын ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин "Актүбә уенчыгы"ның даны еракларга таралуын, коллективка яңадан-яңа иҗади уңышлар теләде. ТР Дәүләт...

Башта кунаклар сәнгать мәктәбе белән таныштылар, аннан "Россиянең халык-сәнгать промыселлары музее"н ачтылар. Анда барлык илебез осталарының кул эшләре урын алачак. Бу көнне үк музейга республикабыз районнарыннан үз экспонатларын бүләк итүчеләр булды.
Бәйрәм тантанасын ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин "Актүбә уенчыгы"ның даны еракларга таралуын, коллективка яңадан-яңа иҗади уңышлар теләде.
ТР Дәүләт Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы Рәзиф Галимов, Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галиева тәбрикләүләре дә җылы хисләргә бай булды. Кичәне Актүбә һәм Азнакай сәнгать осталары концерты бизәде.
1992 елда Илсөяр Сәлахова тормыш иптәше Равил Нуруллин белән музыка мәктәбе базасында рәсем сәнгате студиясен ачып җибәрә. Анда төрле яшьтәге балалар белән бергә бистә халкы да бик теләп шөгыльләнә башлый. Илсөяр Фаил кызына бистәгә сәнгать мәктәбе кирәк дигән уй тынгы бирми. Ул чакта бистә башлыгы Газинур Газизов белән ТР мәдәният министрлыгында студиягә мәктәп статусы алуга ирешәләр. 1995 елда сәнгать мәктәбенә Губкин урамындагы балалар бакчасы бинасы бирелә. Коллектив көче белән аны реконструкцияләп, капиталь ремонт үткәрәләр.
2006 елда ике мәктәпне кушып, элекке "Актүбәнефть" идарәсе бинасында "Актүбә балалар сәнгать мәктәбе" өстәмә белем бирү учреждениесе оештырыла. Анда белем алучылар даими рәвештә төрле конкурсларда катнашалар һәм зона, республика, халыкара бәйгеләрдә җиңүләр яулап киләләр.
"Актүбә уенчыгы" остаханәсенә килгәндә, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР ның халык-сәнгать промыселлары мастеры Илсөяр Сәлахова аңа бар белеме һәм көче белән бергә җан җылысын да салган. "Актүбә уенчыгы"ның бүген үз товар билгесе бар, ул "Россиянең халык-сәнгать промыселлары" каталогына кертелгән. Эшләү дәверендә биредә 500 төрдән - 50 мең данәдән артык уенчык җитештерелгән.
Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге белән берлектә инвалидлар һәм инвалид балалы аналар өчен 10 эш урыны булдырылган. Район хакимияте ярдәме белән шәһәребездә дә остаханәнең филиалы ачылды, 15 кеше эшле булды, араларында мәктәп укучылары да бар.
"Актүбә уенчыгы" күп кенә республика һәм халыкара күргәзмәләрдә, конкурсларда катнашып, районыбыз данын яклый.
- Әлбәттә, без муниципаль район җитәкчелеге, нефтьчеләребез ярдәменнән башка бу кадәр эшләр башкара алмас идек. Алга таба да шулай бергә-бергә аңлашып-ярдәмләшеп яшәргә язсын, - ди Илсөяр Сәлахова.
Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эшкә бирсәң чын күңел