Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшебезгә халык бәя бирер

Шәһәр участогы өлкән мастеры Мирсәяф Сәфәров (сулда) һәм мастер Фирдәвес Шакиров Әлмир ЛАТИПОВ, Азнакай электр челтәрләре предприятиесе начальнигы: - 22 декабрь - Энергетиклар көне, үзенчәлекле вакытка - ел төгәлләнү, башкарган эшләргә йомгак ясау чорына туры килә. Шуңа да һөнәри бәйрәмебез һәм Яңа ел алды көннәре, предприятие хезмәткәрләре, әйдәр белгечләр өчен...

Шәһәр участогы өлкән мастеры Мирсәяф Сәфәров (сулда) һәм мастер Фирдәвес Шакиров

Әлмир ЛАТИПОВ, Азнакай электр челтәрләре предприятиесе начальнигы:

- 22 декабрь - Энергетиклар көне, үзенчәлекле вакытка - ел төгәлләнү, башкарган эшләргә йомгак ясау чорына туры килә. Шуңа да һөнәри бәйрәмебез һәм Яңа ел алды көннәре, предприятие хезмәткәрләре, әйдәр белгечләр өчен истәлекле булу өстенә, икеләтә җаваплы да.

Бүгенге тормыш-көнкүрешебезне электр энергиясеннән башка күз алдына китерүе дә кыен. Йортларыбызга, эш урыннарыбызга берөзлексез электр, җылылык энергиясе килүенә, суыткыч, телевизор, компьютер, башка көнкүреш техникасының даими эшләвенә шулкадәр күнегеп беткәнбез ки, хәтта алар берничә минутка гына туктап торса да, чарасызлыктан гаҗиз булабыз. Гадәттән тыш мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен, подстанция, трансформатор җиһазларын, электр линияләрен планлы төстә тикшереп, яңартып торабыз.

Безнең электромонтерлар районның 76 торак пунктына, шул исәптән Азнакай шәһәренә һәм Актүбә эшчеләр бистәсенә хезмәт күрсәтә. Кулланучыларны энергия белән Азнакай, Тымытык, Актүбә һәм шәһәр участоклары персоналы тәэмин итә. Алар 1300 километрга якын һава һәм кабель линияләрен, 611 подстанцияне карап тота. Быел гына да, подрядчы оешмалар көче белән, Якый, Мәлбагыш авылларына, нефть чыгару һәм эшкәртү объектларына энергия бирүче "Якый" подстанциясенә комплекслы капиталь ремонт ясадык.

Саный китсәң, башкарган эшләребез, коллективыбыз горурлыгы булган кешеләребез турында бик озак сөйләп булыр иде. Бу турыда хезмәттәшләрем бүген үзләре бәян итәр. Ә мин, үз чиратымда, барлык эшче-хезмәткәрләребезне, ветераннарыбызны, районыбыз энергетикларын һөнәри бәйрәм белән тәбрик итәм, иң изге теләкләремне җиткерәм. Бәхетле булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев