Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшчәнлеккә – югары бәя

"Актүбә төзү-монтаж идарәсе" ҖЧҖ җитештерүдә киңкырлы эшчәнлек алып бара. Бер үк вакытта ул "Азнакайнефть" идарәсе карамагындагы нефть-газ чыгару объектларын төзекләндерүдә дә, Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводларын төзүдә дә, Азнакай муниципаль районы үзәгендә һәм Актүбә эшчеләр бистәсендә торак йортлар салуда да катнаша. Шушы көннәрдә коллективның еллык конференциясе булды....

"Актүбә төзү-монтаж идарәсе" ҖЧҖ җитештерүдә киңкырлы эшчәнлек алып бара. Бер үк вакытта ул "Азнакайнефть" идарәсе карамагындагы нефть-газ чыгару объектларын төзекләндерүдә дә, Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводларын төзүдә дә, Азнакай муниципаль районы үзәгендә һәм Актүбә эшчеләр бистәсендә торак йортлар салуда да катнаша.
Шушы көннәрдә коллективның еллык конференциясе булды. Эш йомгаклары һәм алга билгеләнгән бурычлар турында анда идарә директоры Рәйхан Газизуллин, коллектив килешүнең торышы буенча профком рәисе Лена Зәкиева хисап тотты. Радик Халиков хезмәт һәм җитештерү куркынычсызлыгы торышына тукталды.
Конференция эшендә Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов катнашты һәм коллектив эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эшчђнлеккђ – югары бђя