Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Элемтәсез эш файдасыз

"ТатАИСнефть" ҖЧҖнең Азнакай цехы рәсми рәвештә 1978 ел башында гына оешса да, чынлыкта аның тарихы еракларга - бу якларга беренче буровиклар килгән, нефть скважиналары бораулана башлаган чорларга барып тоташа. Шул гомердән бирле элемтәчеләр нефть сәнәгате предприятиеләре белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Ул чорлардан соң шактый вакыт узды, күп кенә техник аппаратура...

"ТатАИСнефть" ҖЧҖнең Азнакай цехы рәсми рәвештә 1978 ел башында гына оешса да, чынлыкта аның тарихы еракларга - бу якларга беренче буровиклар килгән, нефть скважиналары бораулана башлаган чорларга барып тоташа. Шул гомердән бирле элемтәчеләр нефть сәнәгате предприятиеләре белән тыгыз элемтәдә эшлиләр.

Ул чорлардан соң шактый вакыт узды, күп кенә техник аппаратура һәм элемтә технологиясе үзгәрде. Бүген инде безнең элемтәчеләр үзләре хезмәт күрсәтә торган һәрбер объектның эшен урыннан торып кына күзәтә алалар. Һәр җирдә компьютер белән идарә ителә торган бердәм зона эшли. Ә шулай да без бүгенге коллективка нигез салган, аны үстерүдә үз көчләрен куйган ветераннарыбызны онытмыйбыз, аралашып яшибез, алар белән горурланабыз.

Азнакай цехы белән төрле елларда Ф. Усманов, М. Садретдинов, А. Әхмәтов җитәкчелек итте. Алар предприятиенең матди-техник базасын булдыруга, аны үстерүгә, ныгытуга, максатка юнәлешле бердәм коллектив туплауга ирештеләр.

Биредә озак еллар хезмәт куючы И. Әхмәтов, Т. Корбанов цехның тере тарихы. Алар күптән инде лаеклы ялга киткән ветераннарыбызның күбесе белән шәхсән таныш. А. Хөсниярова, В. Потемкина, К. Гомәрова, Л. Нечепуренко, У. Шакиров, Т. Хәбибуллина, Т. Миңнеханов, АТС инженеры И. Исмәгыйлов белән бергә эшләгәннәр, аппаратларның яңадан-яңа заманча төрләрен куллануга керткәннәр.

Ветераннарыбыз турында сүз чыккан икән, радио участогының элекке җитәкчесе М. Латыйфуллин, электромонтер Х. Хафизов, Актүбә участогы җитәкчесе, "Почет Билгесе" ордены белән бүләкләнгән Р. Асылхуҗин, кабель ябыштыручы В. Зиновьев исемнәрен билгеләп үтмичә булмый. Алар әле элемтә баганалары утырту өчен кул белән чокыр казуларын, элемтә чыбыкларына каткан бозны ватып йөргән чакларын бүген дә хәтерлиләр. Сугыш ветераны Т. Тарасевич, Н. Аисов, Г. Кичина-Мулюкова, Т. Зинченко, П. Федотов белән бергә эшләгән чакларын сагынып искә алалар.

Азнакай цехының бүгенгесенә күз салсак, биредә 4000 чакрымлы элемтә кабеленә, җиде санлы телефон станциясенә, 110 метр биеклегендәге биш радио манарасына, интернет, санлы телевидение, корпоратив элемтәсенә хезмәт күрсәтүче, үзенең вазифасын белеп, җиренә җиткереп башкаручы 41 кеше хезмәт куя. Цех өчен мәгълүмат туплау үзәге булып торган линия-аппарат залында эшләүче, үз белгечлегенең чын остасы инженер-техник хезмәткәр А. Латыйфуллин шуларның берсе.

Гомер уза, өлкәннәр урынына яшьләр килә. Остазлары вазифасын бүген инде аларның укучылары Г. Лотфуллина, А. Хатипова, Э. Кәбирова, Р. Абдуллина һәм башкалар лаеклы дәвам итә. Аларның белеме һәм тырыш хезмәте коллективның киләчәген билгели.

Р.ШИРГАЗИН, цех начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев