Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Электрон түләүләр вакытны янга калдыра

Ай азагы җитсә, почтага яки банкларга коммуналь хезмәтләр, кредитлар түләү өчен чабабыз. Ә анда - озын чират. Ә бит бүгенге заманда беркая да чыкмыйча, мондый түләүләрне өйдән генә дә башкарып була. Әләбәттә, моның өчен Интернетка ялгану кирәк. Анысына борчыласы түгел, хәзер һәр өйдә компьютер бар. - Башта акчалар тиешле җиренә...

Ай азагы җитсә, почтага яки банкларга коммуналь хезмәтләр, кредитлар түләү өчен чабабыз. Ә анда - озын чират. Ә бит бүгенге заманда беркая да чыкмыйча, мондый түләүләрне өйдән генә дә башкарып була.

Әләбәттә, моның өчен Интернетка ялгану кирәк. Анысына борчыласы түгел, хәзер һәр өйдә компьютер бар.
- Башта акчалар тиешле җиренә барып җитәрме икән дип курыккан идем. Хәзер җайлашып киттем, кәрәзле телефон өчен дә, спутник телевидениесе өчен дә Интернет аша түлим, бик уңайлы, - ди танышым Айназ Таһирова.
Халыкка электрон хезмәтләрнең уңайлылыгын җиткерүдә мәктәп укучыларының да өлеше зур. Ике ел инде республикада «IT-чемпион» конкурсы үткәрелә. Укучылар өлкәннәргә дәүләт хезмәтләре порталында теркәлеп, шәхси кабинетларын ачарга һәм шуның аша түләүләр башкарырга ярдәм итә.
«IT-чемпион»нарны бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы информатизация һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерүенчә, ике эл эчендә татарстанлыларга электрон хезмәт күрсәтү күләме 16 миллионнан 30 миллионга кадәр арткан.
Бүләкләнүчеләр арасында безнең район укучылары да бар. Ә конкурста иң актив катнашкан 5 нче мәктәп интерактив тактага ия булган.
- Мин инде 2010 елдан бирле электрон хезмәтләрдән файдаланам. Балалар бакчасына язылыр өчен, балаңның билгеләрен күзәтеп бару өчен дә уңайлы. Электрон юл белән салым түләүләреннән комиссия алынмый. Эш урынына кирәкле белешмәләргә заказ биреп була, - ди мәктәп директоры Алена Хәбибуллина.
Ә инде рәхәткә чыккан әби-бабайларның, апа-абыйларның шатлыгын әйтеп бетермәле түгел.
- Элек коммуналь хезмәтләргә түләү вакыты җитә башласа, кара кайгыга кала идем. Аякларым сызлый, почтага бару да хәлне ала. Оныгым Илмирга рәхмәт, компьютер аша җәт кенә түләргә өйрәтте, - ди Карамалы авылында яшәүче Фәндия Шәфыйкова.
Мөгаен, мин дә бу айдан электрон юл белән түләүгә күчәрмен. Вакыт та янга калыр, шәһәрнең бер башыннан икенче башына чабып, аяк табаны да тузмас.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Электрон түләүләр вакытны янга калдыра