Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Элекке хатыным акчамны урлады”, – дип азнакайлы полициягә ялган хәбәр биргән

Азнакай шәһәр прокуратурасы 43 яшьлек ир-атка карата дәүләт гаепләвен яклады. Азнакай эчке эшләр бүлегенә шалтыратып, элеккеге хатынының ишекне ватып кереп, 100 мең сум акча урлавы турында хәбәр итә ул. Шул ук көнне полиция бүлегенә килеп, элеккеге хатынын җинаять җаваплылыгына тартуларын сорап, гариза да яза. Полиция хезмәткәрләре ялган хәбәр өчен җинаять...

Азнакай шәһәр прокуратурасы 43 яшьлек ир-атка карата дәүләт гаепләвен яклады. Азнакай эчке эшләр бүлегенә шалтыратып, элеккеге хатынының ишекне ватып кереп, 100 мең сум акча урлавы турында хәбәр итә ул. Шул ук көнне полиция бүлегенә килеп, элеккеге хатынын җинаять җаваплылыгына тартуларын сорап, гариза да яза. Полиция хезмәткәрләре ялган хәбәр өчен җинаять җаваплылыгы булуын да кисәтәләр үзенә.

Ялган дәлилләрен көчәйтү максатыннан, бер дустын да алдарга күндерә. Имештер ул 100 меңгә дустына машинасын саткан. Хатыны урланган 100 мең шул машина саткан акчалар булган икән бит. Тик менә кире какмаслык дәлилләр эзләп, юкка гына башын катыра. Ялган ялган инде ул, аннан качып булмый. Судта ул дөресен сөйләп биреп, кылган җинаятьләре өчен үкенүен белдерә. Аңа 1 ел да 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелә.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев