Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Елатты да, җырлатты да Буралыда Нәүрүз

Бөек Ватан сугышына Буралы авылыннан 152 кеше киткән. Аларның нибары 69ына гына туган якларга әйләнеп кайту насыйп була. Җиңү хакына гомерләрен биргән батырлар, яу кырыннан исән-имин кайтып, аның үсеше өчен бар тырышлыкларын куйган ветераннар истәлеген кабат яңартты ул көнне авылдашлар. Әлбәттә, тылда көн-төн белән хисаплашмый хезмәт иткән авылның бүгенге аксакаллары,...

Бөек Ватан сугышына Буралы авылыннан 152 кеше киткән. Аларның нибары 69ына гына туган якларга әйләнеп кайту насыйп була. Җиңү хакына гомерләрен биргән батырлар, яу кырыннан исән-имин кайтып, аның үсеше өчен бар тырышлыкларын куйган ветераннар истәлеген кабат яңартты ул көнне авылдашлар. Әлбәттә, тылда көн-төн белән хисаплашмый хезмәт иткән авылның бүгенге аксакаллары, ак әбиләре кадер-хөрмәткә уралды.

-Без бүген кадерле ветераннарыбыз алдында кабат баш ияргә, аларга ихлас рәхмәтләребезне җиткерергә җыелдык, - дип башлады "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" медальләрен тапшыру тантанасын ачып район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин.

Ул һәркайсына җылы сүзләр әйтеп, изге теләкләрен ирештереп Рәхимә Сәлимгәрәева, Кәримә Миргалимова, Әнисә Хисмәтова апаларга, Мөдәрис ага Хуҗинга дәүләт бүләкләрен тапшырды. Гомерләрен авылда, җирдә эшләп үткәргән тыйнак апа-агайларның үзләренә булган кадер - хөрмәттән зур дулкынлану кичерүдән күзләрендә яшь бөртекләре пәйда булды.

Авылдашлары, тантананы Нәүрүз бәйрәме белән бизәгән "Ак калфак" район хатын-кызлары оешмасының Буралы бүлекчәсе ханымнары аларны җыр-моңнары белән яшьлек елларына алып китте...

-Хатын-кызларның Җиңүгә керткән өлеше бәһасез, -диде районның "Ак калфак" җәмгыяте җитәкчесе Эльвира Галиева. - Алар фронтны азык-төлек, җылы оекбаш-бияләйләр белән тәэмин итеп торган, завод-фабрикалардагы эшләр, корал ясау да нигездә алар җилкәсенә төшкән. Ветераннарыбызны хөрмәтләү мизгелләренә Нәүрүз бизәкләре өстәп без әнә шуны да яктыртырга уйладык.

Фәридә Шәйдуллина җитәкләгән авылның "Ак калфак" оешмасы активлыгына таң каласың. Бер генә бәйрәм, тантана да алардан башка үтми. Ә инде кул эшләренә, аш-суга осталыкларын әйтеп торасы да юк. Әнә, бүген дә мәдәният йортына аяк басуга бай күргәзмәгә тап булдык. Гамбәрия Вәлиева, Фәридә Майорова, Зөлфия Гарифуллина, Нәҗибә Мифтахова, Рәйханә Йосыпова, Зилә Ситдикованың төрле ысуллар белән чигеп, бәйләп, кәгазь-чүпрәктән ясап-тегеп иҗат иткән картиналары, киемнәре, көнкүреш әйберләре, сувенирлар затлылыгы белән бер сокландырса, милли ризыклар пешереп әзерләгән бәйрәм өстәлендәге сый-нигъмәт тә телеңне йотмалы иде.

-Хәл белешергә кайткан балаларыбыз да безне күп вакыт шушы клубтан эзләп таба, -дип көлеште алар. - Аллага шөкер, "картаеп ятарга" вакыт юк, 70тән соң әле яши генә башлыйсың икән...

Бәйрәмчә бизәлгән җигүле атта килгән көяз Язбикә олысын-кечесен бәйрәмгә дәште. Бер читтә самавыр гөҗләде, казанда карга боткасы булып пылау пеште, бала-чага ат арбасына чүмәшеп авыл әйләнде, җырлап-биеп халык күңел ачты...

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Елатты да, җырлатты да Буралыда Нәүрүз