Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Елан елы Азнакаебыз өчен үрчемле булды

Гаилә өчен бала туудан да зуррак бәхет бармы?! Мәхәббәт җимеше булып дөньяга аваз салган нарасыйлар тормыш-яшәешкә тагын да олырак мәгънә сала, гаиләне ныгыта, җаннарга шәфкать, күңелләргә дәрт иңдерә. Ир кеше әти булуы белән горурланып, гаиләсе өчен тагын да җаваплылык тойса, әни булу тәменнән чиксез ләззәт алган ханымнар тагын да гүзәлләнеп,...

Гаилә өчен бала туудан да зуррак бәхет бармы?! Мәхәббәт җимеше булып дөньяга аваз салган нарасыйлар тормыш-яшәешкә тагын да олырак мәгънә сала, гаиләне ныгыта, җаннарга шәфкать, күңелләргә дәрт иңдерә.

Ир кеше әти булуы белән горурланып, гаиләсе өчен тагын да җаваплылык тойса, әни булу тәменнән чиксез ләззәт алган ханымнар тагын да гүзәлләнеп, сөйкемләнеп китә. Ә инде онык янәшәсендә йөгерешкән әби-бабайларны әйтәсе дә юк: алар җан-фәрман килеп балаларның тормыш кирәк-ярагын кайгырта, рухи бер җилкенсенү белән исем кушу, бәби туе йолалары хәстәренә керешәләр...

Хәер, өйгә бәбиләребез белән бергә килеп кергән куаныч, рәхәт мәшәкатьләрне сөйләп кенә бетерерлекме соң! Сау-сәламәт булып үссеннәр дә, бәхетләре генә булсын нарасыйларның!

Әйтергә кирәк, узган Елан елы Азнакаебыз өчен үрчемле булды. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләреннән алынган мәгълүматларга караганда, 2013 елда районыбызда 839 бала туган. Аларның 593е - Азнакай шәһәрендә. 332 гаилә тәүге баласын көтеп алса, икенче, өченче һ.б. туган балалар 61,2 процент тәшкил итә.

Саннарның соңгысы, әлбәттә, азнакайлыларның тормыш-яшәеше бәрәкәтле,имин булуын дәлилли. Тагын шунсы кызыклы, узган ел ЗАГС бүлегендә тугыз игезәк бала теркәлгән. 2013 елда дөньяга килгән кечкенә азнакайлыларның 417се -кызлар һәм 422се- малайлар.

Олы җанлы, бала кадерен белгән райондашларыбыз 9 ятимне үз канаты астына сыендырган. Үз игелек-мәрхәмәтләре үзләренә кайтсын, бу изге күңелле кешеләребезгә бәрәкәтле, бәхетле тормыш телик!

Ат елы да, шәт, безне балалар белән куандырмый калмас. Ни дисәң дә, мәрхәмәтле, тырыш, сабыр, тугры, халкыбызның иң яраткан хайваннарыннан берсе!

Лиза Нурлыева

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Елан елы Азнакаебыз өчен үрчемле булды