Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ел уңышлы булды

"Азнакай «Нефтемаш» заводы" ААҖдә 2012 ел йомгакларына багышланган җыелыш булды. Аның эшендә Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов катнашты. Үзе җитәкләгән коллективның еллык эшчәнлеге турында генераль директор Марат Гайсин хисап тотты. Аның чыгышыннан күренгәнчә, заказлар белән тәэмин ителеш һәм ирешелгән икътисади нәтиҗәләр буенча ел иң уңышлылардан булган. Завод...

"Азнакай «Нефтемаш» заводы" ААҖдә 2012 ел йомгакларына багышланган җыелыш булды.
Аның эшендә Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов катнашты.
Үзе җитәкләгән коллективның еллык эшчәнлеге турында генераль директор Марат Гайсин хисап тотты. Аның чыгышыннан күренгәнчә, заказлар белән тәэмин ителеш һәм ирешелгән икътисади нәтиҗәләр буенча ел иң уңышлылардан булган. Завод сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернлаштыру буенча республика программасында катнашкан: бер ел эчендә 155 млн. сумлык 70 фельдшер-акушер пункты (ФАП) төзегән һәм урнаштырган. Шул ук вакытта ФАП модулен ясау, комплектлаштыру, кирәкле урынга илтү һәм монтажлау конвееры булдырылган.
2013 елга завод коллективы үз алдына материалларга, комплектлаштыру җиһазларына югалтуларны киметүне төп бурыч итеп куя.
Агымдагы елда "Нефтемаш" заводының Казан филиалы да җитди үсеш алачак. Ел дәвамында анда сервис, заказлар җыю һәм кабул итү төркемнәре булдырылачак.
Коллектив шартнамәнең үтәлеше турында заводның профсоюз комитеты рәисе Петр Донбаев хисап тотты.
Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов чыгыш ясады һәм районның социаль-икътисади халәте белән таныштырды.

Наил МАЛИКОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ел уңышлы булды