Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Егетләребез хәрби ант кабул итте

«Ах, Самара-городок, беспокойная я», дигән җыр юлларын күп ишеткән бар-барын. Быел бу шәһәргә барып кайту форсаты да чыкты бит әле. Шәһәрнең ниндилеген тәгаен генә әйтә алмыйм, әмма бу сорауга хәрби хезмәт срогын тутырып кайткан егетләребез анык җавап бирә алыр, дип ышанам. 21 июльдә 6 Азнакай егете Сама ра шәһәрендә хәрби...

«Ах, Самара-городок, беспокойная я», дигән җыр юлларын күп ишеткән бар-барын. Быел бу шәһәргә барып кайту форсаты да чыкты бит әле. Шәһәрнең ниндилеген тәгаен генә әйтә алмыйм, әмма бу сорауга хәрби хезмәт срогын тутырып кайткан егетләребез анык җавап бирә алыр, дип ышанам.
21 июльдә 6 Азнакай егете Сама ра шәһәрендә хәрби присяга кабул итте. Уллары өчен мөһим әлеге чарага район җитәкчесе урынбасары Наҗәт Нәгыймов һәм хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Рәдиф Камалеев җитәкчелегендәге делегация составында аларның әти-әниләре дә бара алды. Самарага юл алган күчтәнәчләр белән тулы автобус иртәнге өчтә районыбыздан кузгалып китте. Арадан бер әти кеше, олы-олы сумкаларга карап: " Военком аналар балаларын ашатырга бара, дияр инде", - дип көлдереп тә алды. Төрле-төрле мәзәкләр яңгыраса, кәефләре күтәренке булса да, әтиәниләр күңелләре белән инде газиз балалары янында, бераз дулкынланулары сизелә иде. Берничә сәгатьтән автобус часть капкасы төбенә килеп туктады. Присяга башланыр алдыннан әти-әниләр, туганнары солдатлар белән күрешепсөйләшеп алырга да өлгерде. Тантанада егетләребез бер дә сынатмады. Үзләрен чын хәрбиләрчә горур тотып, бер-бер артлы ант бирделәр. Присяга кабул ителеп беткәч, хәрби командирлар барлык әти-әниләрне, туганнарны частька чакырып алды. Монда алар үзләре белән элемтәгә чыгу өчен телефон номерларын бирделәр, егетләрнең ел буена нәрсә белән шөгыльләнәчәген аңлаттылар, ата-аналарны иң борчыган сорауга җавап бирделәр.
Әлеге сөйләшүдән соң кунаклар часть, биредәге тәртипләр белән танышты. Егетләребез якыннары белән иркенләп аралашты. Биредә 3 егетебез инде 6 ай хезмәт иткән. Алар янына да туганнары килде. Алар инде армия шартларына күнегеп, ияләшеп беткән. Бер дә зарланмыйлар. Хезмәт итү балда-майда йөзү түгелдер дә инде... Шулай итеп, балачак хыялымны тормышка ашырып, "армиягә дә барып кайттым". Военкомат ишекләре артына кереп югалган малайларны менә нәрсә көтә икән! Үз күзләрең белән күрү бөтенләй башка.Солдат формасы кигән азнакайлыларга сокланып карап тордым. Бу көннән инде алар гади генә егетләрдән Ватаныбызны, тынычлыгыбызны саклаучыларга әверелделәр. Исән-имин хезмәт итеп, туган якларга әйләнеп кайтсыннар! Ә без көтәрбез...
Зилия ХӘБИБУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Егетләребез хәрби ант кабул итте