Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эчке эшләр министры урынбасары: халыкны карта мәгълүматларын әйтергә ярамавына күндерә алмыйбыз

«Аеруча 30-50 яшьтәге кешеләр еш алдана», — диде Владимир Изаак.

Аеруча күп мошенниклык очраклары банк картасындагы арттагы CVV-кодны әйтү аркасында килеп чыга. 

– Коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә бөтен кешене битлек кияргә өйрәттеләр, әмма CVV-кодны беркайчан әйтергә ярамый дип күпме генә сөйләсәк тә, халыкны һич күндерә алмыйбыз. Кеше арттагы кодны әйтә дә, акча югала», — диде Татарстанның Эчке эшләр министры урынбасары Владимир Изаак ТР Министрлар Кабинетында брифингта.

Ул акчаларның әллә ничә банк счеты аша узарга мөмкинлеген, югалган акчаларны табу шактый кыен булуын әйтте.

Аферистлар тозагына ешрак яше 30 дан арткан кешеләр эләгә икән. 

– 30-50 яшьтәге кешеләр аеруча еш алдана. Алар – 46-47 процент. 18-30 яшьтәгеләр – 26, олырак кешеләр 13 процент тәшкил итә, — диде Владимир Изаак.

«Җинаятьчеләр бик күп ысуллар белән эш итә. Интернетта программалар да күптөрле, мошенниклар нәкъ банк җибәрә торган смс кебек үк смс җибәрәләр. Банкның куркынычсызлык хезмәтеннән, я менеджер шалтыратып, берничә сорау бирәләр, алар банк картасы турында бөтен мәгълүматны, картаның арткы ягында куркынычсызлык кодын теләсә нинди юл белән белергә тырышалар. Кешеләр аны я пин-код белән бутыйлар, я ышаналар да әйтәләр», — диде министр урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев