Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эчүчелек – заман проблемасы

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Узган атнадагы бәйрәм-чараларга анализ ясаганнан соң ул агымдагы атнадагы чаралар планы белән таныштырды. Соңгы атнада җирлегебездә дүрт җинаять эше теркәлгән, аның берсе "кайнар эз"дән ачылган. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Марат...

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Узган атнадагы бәйрәм-чараларга анализ ясаганнан соң ул агымдагы атнадагы чаралар планы белән таныштырды.

Соңгы атнада җирлегебездә дүрт җинаять эше теркәлгән, аның берсе "кайнар эз"дән ачылган. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Марат Кадыйров белдерде. Җинаятьләрнең барсы да диярлек чит кеше милкенә кул сузу белән бәйле. Марат Кадыйров күп очракта каракларның гражданнарның саксызлыгыннан файдалануларын ассызыклады. Юллардагы вәзгыять тә киеренке булып кала бирә. Узган атнада Азнакайда 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бер кешенең эчкән килеш, дүрт шоферның машина белән идарә итү таныклыгыннан башка руль артына утыруы ачыкланган.

Эчүчелек бүгенге көндә дә иң кискен проблемаларның берсе булып кала. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре алкоголь продукциясен законсыз сату очраклары белән даими көрәш алып бара, спиртлы эчемлекләр сату нокталарында тикшерүләр үткәрә. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин дүшәмбе киңәшмәсендә әлеге мәсьәләгә тукталып, хокук сакчыларына ялган алкоголь продукциясен сату фактлары белән ныклы көрәш алып бару, кисәтү эшен тагын да яхшырту, нәтиҗәле итү бурычын куйды һәм шәһәр-районда яшәүчеләрне сәламәт яшәү рәвеше белән шөгыльләнүгә актив тарту кирәклегенә басым ясады.

- Эчүчелек - ул халык фаҗигасе. Бүгенге көндә халык арасында аңлату эшләре алып бару мәҗбүри. Әлеге тискәре күренешләргә нәфрәт тудырырга кирәк, - дип ассызыклады Марсель Шәйдуллин.

Район башлыгы хокук саклау органнары вәкилләренә шулай ук Азнакайда уен бизнесы белән җитди көрәш алып барырга, тулай тораклардагы проблемалы фатирларда тәртип мәсьәләсен һәрдаим тикшереп торырга, рейдлар уздырырга кушты.

Азнакайда санитар ике айлык игълан ителгәнгә бик күп вакыт узмаса да предприятие-оешма, учреждение вәкилләре үзләренә билгеләнгән территорияләрне чүп-чардан арындыру буенча эш башлады. Киңәшмә барышында шәһәр һәм район территориясен 1 майга кадәр тәртипкә китереп, төзекләндереп бетерү мәсьәләсе куелды.

-Кара, Сыза елгалары ярларын, урамнарны тиз арада чүп-чардан арындырырга кирәк, мондый күренешләр шәһәребезне бер дә бизәми, - дип, район башлыгы һәркемне өмәләрдә актив катнашырга чакырды.

Санитар икеайлык вакытында җыелган чүпләрне түгү өчен "Полигон ТБО" җәмгыяте талоннарны бушка бирә. Узган ел 500 талон таратылган булган. Быел шулай ук шәһәрдәге чүп контейнерларын яңарту күз уңында тотыла, моның өчен 1 миллион 200 сум күләмендә акча каралган.

Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәргә санаулы көннәр генә калды. Киңәшмәдә ветераннарның көнкүрешен яхшыртуга бәйле эшләрне якын арада төгәлләү бурычы куелды. Шәһәр һәм авыл җирлекләрендә урнаштырылган һәйкәлләрне төзекләндерү, урамнарны бәйрәмчә бизәү апрель аенда тәмамланырга тиеш.

Илебез өчен данлыклы булган бәйрәмне лаеклы итеп үткәрү бик мөһим, - дип билгеләп үтте, утырышта чыгыш ясап, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эчүчелек – заман проблемасы