Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Двигательләр ремонтлау остасы

"Татбуртранс" ҖЧҖ Азнакай филиалының автомобиль двигательләре ремонтлау слесаре Павел Васильев Гомер дигәнең бигрәкләр дә сизелмичә узып китә икән. Әле кичә генә Германиядәге Совет гаскәрләре төркемендә танк механик-йөртүчесе булып хезмәт итеп кайткан, солдат формасын салырга да өлгермәгән запастагы сержант Павел Васильевның бораулаучыларга хезмәт күрсәтә торган механикалаштырылган эшләр буенча махсуслаштырылган идарәгә (СУМР)...

"Татбуртранс" ҖЧҖ Азнакай филиалының автомобиль двигательләре ремонтлау слесаре Павел Васильев

Гомер дигәнең бигрәкләр дә сизелмичә узып китә икән. Әле кичә генә Германиядәге Совет гаскәрләре төркемендә танк механик-йөртүчесе булып хезмәт итеп кайткан, солдат формасын салырга да өлгермәгән запастагы сержант Павел Васильевның бораулаучыларга хезмәт күрсәтә торган механикалаштырылган эшләр буенча махсуслаштырылган идарәгә (СУМР) эшкә килүенә дә инде 33 ел узып киткән. Шушы вакыт эчендә авыр йөк машиналары двигательләрен ремонтлау слесаре П.Васильев үз һөнәренең чын остасы булып үсеп җитте, аның алтын куллары йөзләгән "КамАЗ", "КрАЗ", "Татра" автомобильләре моторына яңа яшәеш бирде.

Кайчандыр осталыкка остазларыннан өйрәнеп йөргән егет бүген үзе яшьләргә һөнәр серләрен үзләштерергә ярдәм итә. Павел Алексеевичның тырыш хезмәте күп тапкырлар төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде. Ул - Татарстанның атказанган нефтьчесе.

Аның гаиләсе дә күпләргә үрнәк булырлык. Хатыны Фәүзия ханым белән лачындай ике егет тәрбияләп үстерделәр. Игорь да, Илья да Казан вузларында югары белем алды. Хәзер шунда яшиләр, эшлиләр, уңышлары белән әти-әниләрен куандырып торалар.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев