Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дуслык, партнерлык элемтәләренә нигез салынды

Инде хәбәр иткәнебезчә, шушы араларда Азнакай муниципаль районы делегациясе Беларусь республикасы Гродненск өлкәсе Ивье шәһәренә эшлекле визит ясады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов җитәкчелегендә шәһәр һәм район Советы депутатларыннан торган Азнакай делегациясенең Беларусь Республикасына визиты юкка гына түгел. Мәгълүм булганча, июль аенда районыбыз Гродненск өлкәсе Ивье шәһәреннән кунаклар кабул...

Инде хәбәр иткәнебезчә, шушы араларда Азнакай муниципаль районы делегациясе Беларусь республикасы Гродненск өлкәсе Ивье шәһәренә эшлекле визит ясады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов җитәкчелегендә шәһәр һәм район Советы депутатларыннан торган Азнакай делегациясенең Беларусь Республикасына визиты юкка гына түгел. Мәгълүм булганча, июль аенда районыбыз Гродненск өлкәсе Ивье шәһәреннән кунаклар кабул иткән иде. Алар районның социаль-икътисади халәте белән танышты, социаль һәм тарихи объектларда булып, мәдәни һәм спорт чараларында катнашты.
Беларусь Республикасына җавап сәяхәте тәэсирләре белән уртаклашуын сорап, Айдар Халәфетдин улына мөрәҗәгать иттек. Ул безгә менә ниләр сөйләде:
- Төркиянең Тарсус шәһәре белән тугандашлык элемтәләре урнашуы хакында азнакайлылар яхшы белә. Быел бу дуслыкның 15 еллыгын олылап, халык катнашында билгеләп үттек. Җәен Беларусь Республикасының Ивье шәһәре делегациясе дә районыбызга әнә шундый дуслык, туганлык, хезмәттәшлек элемтәләре урнаштыру хакында тәкъдим белән килде. Очраклы гына тәкъдим түгел бу, 8 мең кешесе булган Ивье шәһәренең 8-9 процент халкы татарлар.
Беларусь Республикасы башкаласы Минск шәһәреннән 120 чакрымда урнашкан район нигездә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Безнең визит та аларның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәмен билгеләп үткән чорга туры килде. Әйтергә кирәк, аларда бу тармак бик нык алга киткән. Яңа технологияләр киң кулланыла. Җитештерелгән продукцияне эшкәртү заводлары бар. Ашлык эшкәртү, киптерү элеваторлары кору белән дә шөгыльләнәләр. Бу өлкәдә хезмәттәшлек перспективалары турында да фикер алыштык. Сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. "Татнефть"нең ягулык салу заправкаларын ачу турында да сүз барды.
Районда кече һәм урта эшмәкәрлек бик нык үсеш алган. Алардан өлге итеп алырлык, үзебездә дә нәтиҗәле кулланырлык үрнәкләр бар. Әлеге килешү эшлекле хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсенә чыгу мөмкинлеге бирер дигән нияттәбез.
Районның социаль-икътисади хәл торышы белән дә таныштык. Өч көнлек визит программасы шактый бай иде, әлеге җирлекнең үсеш алган тармакларында булып, үзебезгә файдалы якларны барлап калырга тырыштык. Шулай ук районның социаль һәм тарихи объектларында булып, мәдәни чараларда катнаштык. Шәһәрнең бик борынгы мәчете бар, аңа ныклы ремонт кирәклеге күренеп тора. Бу изге эштә азнакайлыларның да ярдәме, өлеше керсә, бик яхшы булыр иде.
Шәһәрдә йөргәндә шунсына игътибар ителде: урамнар чиста, төзек, һәр җирдә тәртип. Безгә алардан өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле.
Шулай итеп, Азнакайның тагын бер тугандаш шәһәре барлыкка килеп, аның белән ныклы элемтәләр урнашты. Бу хезмәттәшлек, дуслыкны дәвам итеп, читтә яшәүче милләттәшләребезгә дә рухи һәм мәдәни терәк-таяныч була алсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дуслык, партнерлык элемтәләренә нигез салынды