Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җәүдәт Сәлахов Азнакай районының авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән

Ходай биргән озын гомер агышында кылган киңкырлы эшчәнлекләреннән чыгып Җәүдәт ага Сәлаховны районда авыл хуҗалыгын күтәрүче механик-җитәкче, авылларда күпсанлы терлекчелек объектларын сафка бастыручы җитәкче-төзүче, татарның әле һаман да киң танылу тапмаган бөек шәхесләре язмышына кагылышлы сирәк очрый торган мәгълүматлар туплаучы, халыкка җиткерүче һәвәскәр тарихчы дип тә атарга, вакыйгаларга бай шәхсән...

Ходай биргән озын гомер агышында кылган киңкырлы эшчәнлекләреннән чыгып Җәүдәт ага Сәлаховны районда авыл хуҗалыгын күтәрүче механик-җитәкче, авылларда күпсанлы терлекчелек объектларын сафка бастыручы җитәкче-төзүче, татарның әле һаман да киң танылу тапмаган бөек шәхесләре язмышына кагылышлы сирәк очрый торган мәгълүматлар туплаучы, халыкка җиткерүче һәвәскәр тарихчы дип тә атарга, вакыйгаларга бай шәхсән тормыш юлы турында тәфсилләп язарга булыр иде. Төзүчеләр көне уңаеннан, бүгенге сүз аның әлеге өлкәдә куйган кайбер эшләре турында барыр.

...Чалпы авылында туып, шунда белем алган, укуда үзенең төпле белеме, зирәклеге белән танылган яшь егет, Бөгелмәдәге механизаторлар мәктәбен тәмамлагач, хезмәт юлын Чалпы МТСында "Коммунар" комбайнында башлый. Чистай авыл хуҗалыгы техникумында механик белгечлеге алгач, туган авылы МТСында баш инженер урынбасары, Азнакай "Сельхозтехника" берләшмәсендә директор урынбасары була.

1970 елда авыл хуҗалыгында төзелеш эшләре алып баручы механикалаштырылган күчмә колонналар төзелгәч, аның Азнакай бүлекчәсе җитәкчесе итеп Җәүдәт Сәлаховны билгелиләр. Бу эштә аның җитәкчелек таланты тагын да ныграк ачыла. ПМК бүлекчәсе коллективы районыбызның күп кенә авылларында мәдәният йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары сала, колхоз-совхозлар өчен дуңгыз, мөгезле эре терлек комплекслары, Азнакайда теплица төзи. Болардан тыш, республиканың күрше-тирә районнары хуҗалыкларында да эшчәнлекләрен җәелдерә азнакайлылар. Әйтик, Лениногорск районында ПМК трестының Азнакай бүлекчәсе сафка бастырган дуңгызчылык комплексы, кошчылык фабрикасы объектларында аларның эш тәҗрибәсен өйрәнү буенча Бөтенроссия семинары уздырыла.

-Бу чарага хәзерлек барышында безнең эш ТАССР партия өлкә комитетының беренче секретаре Фикърәт Табиев һәм Министрлар Советы рәисе Гомәр Усмановның турыдан-туры күзәтчелегендә торды. Көн-аралаш шалтыратып, кызыксынып, тикшереп тордылар, - дип искә ала ветеран ул чорларны.

Сөйли китсәң, Азнакай төзүчеләренең ул елларда башкарган эшләренең очы-кырые күренмәс иде. Ирешкән уңышлары өчен коллектив күп тапкырлар беренче дәрәҗәдәге дипломнарга, кыйммәтле бүләкләргә лаек була. Ә аның тынгысыз җитәкчесе Җәүдәт Сәлах улы Сәлаховка "ТАССРның атказанган төзүчесе" исеме бирелә.

Наил МАЛИКОВ, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җәүдәт Сәлахов Азнакай районының авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән