Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәрес сизелмәде дә...

Азнакай 7нче урта мәктәбенә кунакның бик кадерлесе килде. Кем дисезме? Язучы, драматург, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Мөслим районының мактаулы гражданины - Фоат Садриев. Дәресләрне Бөек Тукаебызның 125 еллык юбилеена туры китереп, Тукай премиясе лауреатларына багышлап үткәрергә уйлагач та, язучылар арасыннан 2010 ел лауреаты Фоат...

Азнакай 7нче урта мәктәбенә кунакның бик кадерлесе килде. Кем дисезме? Язучы, драматург, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Мөслим районының мактаулы гражданины - Фоат Садриев.

Дәресләрне Бөек Тукаебызның 125 еллык юбилеена туры китереп, Тукай премиясе лауреатларына багышлап үткәрергә уйлагач та, язучылар арасыннан 2010 ел лауреаты Фоат абый Садриев исебезгә төште. Чакыруны ишеткәч, ялындырмады. Көнен, сәгатен язып алды да, килергә сүз бирде. Менә шул сәгатьтән башланды да инде әзерлек эшебез. 7нче Б һәм 8нче А укучылары белән 1958 елдан башлап барлык Тукай премиясе лауреатлары турында мәгълүмат җыйдык. Иң тырыш, иң белемле укучылар һәр өлкә буенча проект эшләренә алынып, эзләнүләрен дәвам итте.

Арча якларыннан кала, иң күп язучы-шагыйрьләр Мөслим туфрагында яралган. Фоат Садриевның тормышын, иҗатын өйрәнгәндә, күрше Мөслим районына да "күз салдык", табигатенә сокландык.

Укучылар язучы биргән интервьюларны, аның турында каләмдәшләре, якташлары, якыннары әйткән фикерләрне өйрәнделәр. Нәтиҗәдә, ике дәрес бер тында үтеп китте.

Дәрестә шәһәребез мәктәпләре укытучылары, балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Әңгәмә вакытында укучыларны иң борчыганы Ф. Садриев китапларының сатуда күренмәве булды. Бигрәк тә аларны язучының алга таба нинди планнар белән яшәве, балачак хыяллары, әсәрләрендәге прототиплар, кайчан балалар өчен сәхнә әсәрләре яза башлаячагы һ.б. бик күп сораулар кызыксындырды. Фоат ага тулы эчтәлекле һәм шаян җаваплар кайтарды. Укучылар аны йотлыгып тыңладылар. Кызыклы, маҗаралы вакыйгаларны ишеткәч, рәхәтләнеп көлделәр.

Фоат абый бөек шәхес Г.Тукай турында ялкынланып сөйләде. Укучыларга аңардан үрнәк алырга, һәрвакыт хакыйкать юлында булырга киңәш итте. Иң күп гыйлемнең китапларда яшерелгәнлеген әйтте. Балалар өчен әсәр иҗат итәсе килү серен дә ачты.

Халык театрларының республика смотры лауреаты Зенфира Кашапова "Таң җиле" әсәреннән өзек укыганда кем генә битараф калды икән? Композитор-башкаручы Ландыш Шәрәфиева кадерле кунагыбызга багышлап җыр сузгач, барыбызны да Азнакаебыз белән горурлану хисе биләп алды.

Р. Абдуллина, Л.Сәетова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев