Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дөньяның бар яме – әниләр!

Кадерле әниләребез! Сөйкемле хатын-кызларыбыз! Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 гыйнварын­дагы Указы нигезендә ел саен ноябрь аенда Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне гамәлгә кую Татарстан Республикасында да, шулай ук Азнакай муниципаль райо­нында да киң хуплау тапты. Күпмилләтле Татарстан Республикасы халыкларының иң яхшы традицияләре үрнәгендә Әниләр көне киң җәмәгатьчелекне...

Кадерле әниләребез! Сөйкемле хатын-кызларыбыз!
Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 гыйнварын­дагы Указы нигезендә ел саен ноябрь аенда Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне гамәлгә кую Татарстан Республикасында да, шулай ук Азнакай муниципаль райо­нында да киң хуплау тапты.
Күпмилләтле Татарстан Республикасы халыкларының иң яхшы традицияләре үрнәгендә Әниләр көне киң җәмәгатьчелекне Хатын-кыз-Ана дигән бөек исемгә лаек булганнарны олылау һәм ихтирам итү идеясе белән берләштерә. Әниләр көнен бәйрәм итү җәмгыятебез тормышында дәүләт һәм җәмәгатьчелек структу­раларының көчен, игътибарын гаилә, аналар һәм балалар проблемаларын хәл итүгә юнәлтүче әһәми­ятле вакыйгага әйләнә бара.
Азнакай муниципаль районында төрле яшьтәге 35 меңнән артык әни яши. 600 күп балалы гаилә исәпләнеп, аларда 1900 балигъ булмаган бала тәрбияләнә. 501 ана "Ана медале", 87се "Ана даны" медале, 26сы Татарстан Республикасының "Ана даны" медале белән бүләкләнгән. Аларның барысын да тормыш-яшәеш символы булып торулары берләштерә. Хатын-кыз - Ана алдында без түләп бетергесез бурычлы.

Хөрмәтле хатын-кызлар - аналар!
Сезне ихлас күңелдән гаҗәеп күркәм бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез. Сөйкемле йөзләрегездән беркайчан да елмаю чаткылары китмәсен, җаныгыз­да тынычлык, гаиләләрегездә татулык-иминлек хакимлек итсен.
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дөньяның бар яме – әниләр!