Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дөнья рәхимлек белән тулы

Игелек Һәр ата-ана өчен иң кадерлесе, газизе - баласы. Гаиләбездә безне бары тик сөендереп кенә ике бала үсте һәм зур өметләр баглап без аларны олы тормыш юлына чыгардык. Улыбыз Алмаз А.И.Туполев исемендәге КДТУга укырга керде. Әмма... аны уңышлы тәмамлап бетерә дип кенә торганда, барыбызны зур хафага салып, кисәк авырып китте....

Игелек

Һәр ата-ана өчен иң кадерлесе, газизе - баласы. Гаиләбездә безне бары тик сөендереп кенә ике бала үсте һәм зур өметләр баглап без аларны олы тормыш юлына чыгардык. Улыбыз Алмаз А.И.Туполев исемендәге КДТУга укырга керде. Әмма... аны уңышлы тәмамлап бетерә дип кенә торганда, барыбызны зур хафага салып, кисәк авырып китте. Табиблар җитди авыру булуын белдергәч, Германиядә тикшерү уздык һәм Израильдә дәвалану алырга туры килде. Әлбәттә, болар барсы да зур чыгымнар (бер курс үтү генә дә 300-500 мең сумга төшә) таләп итте. Менә шунда инде без дөньяда изге җанлы кешеләрнең бик күп булуына үз мисалыбызда инандык. Туганнарыбыз, дусларыбыз, танышлар, бистәдәшләр һәр яклап ярдәм кулы суздылар. Ә инде Алмазның группадашлары, дуслары турында әйтәсе дә юк, аңа чит илдә дәвалану өчен акча җыюда нинди генә акцияләр оештырмадылар, Интернет аша мөрәҗәгатьләр белән чыктылар. Шуннан соң безгә кемнәр, кайлардан гына рухи һәм матди ярдәм тәкъдим итмәде: үзебезнең Азнакайдан, Оренбургтан, Златоусттан, Нефтекамсктан... Аларның барчасына ихлас күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Үз игелекләре үзләренә кайтсын.

Гыйзатуллиннар гаиләсе. Актүбә

Редакциядән: белүебезчә, Алмазга чит ил клиникаларында дәвалануны дәвам итү сорала. Аңа ярдәм кулы сузарга теләүче миһербанлы кешеләр өчен исәп-хисап счеты реквизитларын җиткерәбез:

Наименование банка: Бугульминское отделение 4694

Банк получатель: ОСБ Банк «Татарстан 8610»

Волго-Вятского отделения г. Казань

№ счета 40817810762440004391/53

р/с: 30301810462006006245

БИК: 049205603

ИНН/КПП: 7707083893/164502001

КОР. счет: 30101810600000000603

КОД ОКПО банка: 00032537

ОГРН: 1027700132195

ОКВЭД: 65.12

Адрес банка: 423230 РТ, г. Бугульма, ул. Гл. Успенского, 69.

Назначение платежа - БЛАГОТВОРИТЕЛЬНАЯ ПОМОЩЬ

ФИО получателя: Гизатуллин Ильмир Шагадатович

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев