Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дөнья мәрхәмәтле кешеләргә бай

Гаиләдә чирле бала туу ата-анадан, якын туганнардан рухи көч һәм сәламәтлек таләп итә. Барың бергә кулга-кул тотынып, иңгә иңне куеп, бар булган җан җылысын биреп кенә авырлыкларны җиңәргә була. Мин дә, һәр ДЦП авырулы баланың әнисе кебек, бар өметемне җигеп, нарасыемны аякка бастырырга тырышам. Шушы 8 ел дәвамында ничә мең...

Гаиләдә чирле бала туу ата-анадан, якын туганнардан рухи көч һәм сәламәтлек таләп итә. Барың бергә кулга-кул тотынып, иңгә иңне куеп, бар булган җан җылысын биреп кенә авырлыкларны җиңәргә була.

Мин дә, һәр ДЦП авырулы баланың әнисе кебек, бар өметемне җигеп, нарасыемны аякка бастырырга тырышам. Шушы 8 ел дәвамында ничә мең чакрымнар узылган, нинди генә сырхауханә, клиника, тернәкләндерү үзәкләрендә, халык дәвалаучылары, өшкерүчеләрдә булмадык!

Ә уй-кичерешләргә килгәндә... Иң беренче сөенеч - исән-сау туып, баланы өйгә алып кайту. Вакыт үтү белән аның сәламәтлегендә шик туганда - ышанмау. "Юк, минем балам чирле түгел, иптәшләреннән аз гына калыша, куып җитәчәк ул аларны", - дип үз-үзеңне юату. Ә соңрак, яшьтәшләре балалар бакчасына йөри башлагач, йөрәк сыкрый, кимсенү барлыкка килә. "Садикка бирдеңме әле?" - дигән сораулар җанны телә. Әнә шулай әкрен генә сәламәт балалар белән аралашудан кача башлыйсың. "Әни, мин кайчан бу малай сыман сикерәчәкмен, минем дә сикерәсем килә!" - дип күзләреңә баккан балаңа, тамак төбенә утырган төерне йотып, күздәге яшьләрне сөртеп: "Түз инде, елама, син бит зур егет, молодец!" - дип кәефен күтәрергә тырышасың.

Физкультура, массаж ясаганда авыртуга түзмичә: "Миңа тәпи кирәк түгел!" - дип көйсезләнә кайчагында улым.

Әни йөрәге бит таш түгел, сабыеңны җәллисең, бергә елаган чаклар еш була. Төннәрен баланың ачы язмышы, тулы тормыштан мәхрүм булуы, һәрчак кеше ярдәменә мохтаҗлыгы йокы бирми.

Шулай да дөнья мәрхәмәтле кешеләргә бай. Иң беренчеләрдән булып миңа ярдәмгә килгән, ачы тәҗрибәсе белән уртаклашып, киңәш-табыш итүче, инвалид бала өчен корылма-җайланмаларын бирүче Алсу Насыйбуллинага зур рәхмәтлемен.

Мин башта үземнең нинди рухи көчкә ия булганымны белми идем. Ә бит якыннарыңның һәрбер җылы сүзе, ярдәме бик кирәк, бик мөһим.

Күпчелек очракта бар авырлык әни кеше җиләкәсенә төшә. Бер танышым, миндә гарип бала барлыгын онытып, килене турында: "Гарип буласын белеп тапкан, үзе карасын, барыбызны да бәхетсезлеккә төшерде", - диде.

Бер ана да баласын чирле, тәртипсез булсын дип тапмый, үстерми. Сәламәт бала үстергән әни йөрәк парәсенә булган саф мәхәббәтнең нинди икәнлеген тулысы белән тоеп бетерми ул. Чирле сабыйның күзләре дә, сүзләре дә - олыларча, якыннарына мөнәсәбәте дә - чын күңелдән.

Без, чирле бала аналары, бер-беребез белән аралашып, киңәшләшеп яшибез. Күбебез авыру нарасыйларыбыздан башка яшәүне күз алдына да китерми. Сәламәт балага кашыкны туры тоттыру, кулга уенчык алып уйнау, утыра, үрмәли башлау кебек хәрәкәтләр үзеннән-үзе бирелә. Ә безнең кебекләргә бик нык тырышырга, авыртуларны җиңәргә туры килә. Бала үскән саен авырая, аны күтәреп йөрү дә. Ә аның башкалар сыман буласы килә. Кайчагында ялкауланып, яки хәйләләп, бик нык көйсезләнә.

Чирле балалы гаиләләрнең яртысы таркала. Ир белән хатын гына аерылмый бу очракта, ата кеше улы яки кызы белән дә араны өзә. Алиментны шулкадәр йөрәгеннән өзеп түли, аның күләме аз була. Кайберәүләр бөтенләй түләми дә, чөнки алар алимент акчасы хатынга китә, ә ул болай да пенсия ала дип исәплиләр. Бу бала ниндирәк икән, анасы җитәрлек дәрәҗәдә интегәме дигәндәй, елга бер-ике тапкыр гына килүчеләр дә бар. Баланы күп дигәндә бер сәгатькә алып китсә дә, шуны олы итеп сөйләп йөри андыйлар. Ә сабыйга шушы бер сәгать тә сөенеч. Ул бит әтисенә, туганнарына кунакка бара!

ДЦП авырулыларга түләнгән пенсияне күпсенүчеләр дә юк түгел. Бигрәк тә өлкән яшьтәге апалардан төртмә сүзләр ишетүе авыр. Көнләшмәгез, кешеләр, куанычлы акча түгел ул.

Үзләрен өшкерүче, дәвалаучы дип атаган алдакчылар, балаңның чирле икәнен белеп, кыйммәтле дарулар, БАДлар сатып, акча эшләүчеләр! Ана кеше баланы аякка бастыру өмете белән сезгә ышана. Сезгә бу акчалар сөенеч алып киләме?

Аллаһы тагәлә күпме авырлык бирсә, шуны җиңеп чыгарлык ярдәмен дә суза. Юлларымда, шөкер, яхшы кешеләр очрап тора. Илмира һәм Рашат Бәдретдиновлар улларын кайда дәваларга алып барсалар, безне дә калдырмыйлар. Рашатның кайгыртучанлыгына, бала җанлылыгына сокланмый мөмкин түгел. 2010 елда "Азнакайнефть" идарәсенең матди ярдәме белән улыма операция ясата алдык, хәтта стойка-вертикализатор-парта җайланмасы алырга да җитте бу акча. Әлеге җиһаз хәрәкәте чикләнгән балага тотынып басып торырга, йөрергә, утырып шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. 18 килограммлы бу җайланманы Мәскәү вокзалыннан Азнакайга кадәр кечкенә генә гәүдәле Гүзәлия Әхмәдишина ("Сәламәтлек" ҖЧҖ мөдире) алып кайтып бирде. Альбина Темирбулатова, Светлана Сираҗиева, Рәзиф Галимов, Наил Вәлиевкә, барлык нефтьчеләргә чиксез рәхмәтлемен.

Безнең ярты гомер сырхауханәдә уза. Нинди генә үтенеч белән мөрәҗәгать итсәм дә, баш табиб Айдар Шәмсетдинов уңай хәл итә. Ярдәмчел, гадел, киң күңелле табибә Луиза Шәмсетдинова исеменә дә бик күп җылы сүзләр әйтер идем.

Актүбә бассейнындагы коллективның ярдәмчеллегенә, бердәмлегенә шаккатып кайттык.

Районыбызда инвалид балалар өчен тернәкләндерү үзәге оештырылса, бик рәхмәтле булыр идек. Башка районнарда чирле балалар даими рәвештә логопед, педагог, психолог белән шөгыльләнгәч, алга китешләре сизелә. Ә массаж, парафин, ЛФКны бездә дә оештырып була. "Гросс" дигән корылманы эретеп ябыштыручылар, вертикализаторны балта осталары ясый алыр иде.

Данил улыма читтә күреп кайткан кайбер тренажерларны безгә туганнар, дуслар ясап бирде. Гөлнур һәм Нәфис Ибраһимовлар, Рәзилә Шәрипова, Илзирә һәм Азат Хәмидуллинар, Маргарита Калиниченко, Мөнәвир Гәрәевкә һәрчак янәшәмдә булулары, ярдәмнәре өчен рәхмәтемне җиткерергә сүзләр таба алмыйм! Игелегегез үзегезгә йөзе белән әйләнеп кайтсын!

Минем ике кеше алдында баш иясем килә: әнием Миңнекамал һәм олы улым Руслан.

Әнием минем! Картайган көнеңдә шушы кадәр авырлыклар салганым, өметсезлеккә бирелеп, ярсып-ярсып елауларым, авыр сүзләрем өчен гафу ит мине! Рәхмәт, әнием, мине аңлаганың, ярдәмең, бар булганың өчен! Гомерең озын булсын, балаларыңның рәхим-шәфкатен күреп яшәргә язсын.

Улым Руслан! Син - минем ышанычлы терәгем, өметем! Армия сафларыннан исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын үзеңә!

Зөлфия Рәхмәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев