Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ДНД җәмәгатьчелек тәртибе сагында

Чираттагы атналык киңәшмәне ачып, район башлыгы вазифаларын башкаручы, район башкарма комитеты җитәкчесе М.Шәйдуллин милли бәйрәмебез - Сабан туен үткәрүдә зур активлык һәм иганә өлеше керткән, Чиләбе шәһәрендә милләттәшләребезгә Сабантуй үткәрүдә ярдәм оештыруда катнашкан хезмәт коллективларына, эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Марсель Зөфәр улы дәүләт янгын күзәтчелеге начальнигы эчке эшләр хезмәте полковнигы...

Чираттагы атналык киңәшмәне ачып, район башлыгы вазифаларын башкаручы, район башкарма комитеты җитәкчесе М.Шәйдуллин милли бәйрәмебез - Сабан туен үткәрүдә зур активлык һәм иганә өлеше керткән, Чиләбе шәһәрендә милләттәшләребезгә Сабантуй үткәрүдә ярдәм оештыруда катнашкан хезмәт коллективларына, эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Марсель Зөфәр улы дәүләт янгын күзәтчелеге начальнигы эчке эшләр хезмәте полковнигы Р.Зариповны чираттагы исем алуы һәм хәрби комиссар Р.Камалеевны медаль белән бүләкләнүе уңаеннан тәбрикләде.

Киңәшмәдә Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы И.Шакиров райондагы оператив хәлне яктыртты һәм шәһәрдә җәмәгатьчелек тәртибен саклауда зур ярдәм күрсәткән ДНД (ирекле халык дружиналары) эшчәнлегенә тукталды. Район башкарма комитетының опека бүлегенең яртыеллык эшчәнлеге турында бүлек начальнигы С.Биккенова хисап тотты. Җәйге чорда балаларны эшкә урнаштыру турында мәшгульлек үзәге директоры урынбасары Л.Гафиеваның чыгышы тыңланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.Темирбулатова 30 июньдә үтәчәк "Чатыр тауда җыен" фольклор фестиваленә әзерлекне бәян итте. Район административ комиссиясенең 6 айлык эш нәтиҗәләре белән комиссия секретаре И.Синица таныштырды.

"Бердәм Россия" партисенең ХIII съезды йомгаклары турында форум делегаты Г.Мияссәрова сөйләде, партия эшендәге кайбер мәсьәләләргә аның җирле башкарма комитеты җитәкчесе Р.Байтукалова тукталды. Киңәшмәдә районның иҗтимагый-икътисади тормышына кагылышлы башка мәсьәләләр хакында да сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев