Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәүләт сынавында сынатмаска!

Район мәктәпләрендә бердәм дәүләт имтиханына әзерлек тәмамланып килә. 2012 елда дәүләт аттестациясен үткәрү үзенчәлекләре хакында сөйләвен сорап, без район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Дамир Гыйләҗевка мөрәҗәгать иттек. - Быел дәүләт аттестациясендә 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 502 укучы катнаша. Бу - узган елга караганда сизелерлек кимрәк. 500 укучы - бердәм...

Район мәктәпләрендә бердәм дәүләт имтиханына әзерлек тәмамланып килә. 2012 елда дәүләт аттестациясен үткәрү үзенчәлекләре хакында сөйләвен сорап, без район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Дамир Гыйләҗевка мөрәҗәгать иттек.

- Быел дәүләт аттестациясендә 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 502 укучы катнаша. Бу - узган елга караганда сизелерлек кимрәк. 500 укучы - бердәм дәүләт имтиханы, ә 2 укучы өйдә дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында тапшырачак, - диде Дамир Рашат улы. -Агымдагы елгы чыгарылыш укучылары өчен рус теле (31 май) һәм математика (7 июнь) буенча имтиханнар мәҗбүри. Калган фәннәр - сайлап алу буенча. Укучылар быел физика һәм җәмгыять белеменә өстенлек бирде.

-Әгәр дә нәтиҗәсе канәгатьләндермәсә, мәҗбүри фәннән БДИне кабат тапшырырга мөмкинме?

- Мәктәпне быел тәмамлаучылар мәҗбүри фәннең берсеннән Рособрнадзор билгеләгән тупсадан түбәнрәк балл җыйганда, башка фән буенча нәтиҗә канәгатьләнерлек булса, БДИын быел яңадан тапшыра ала. Башка очракларда быел тапшыра алмый.

-Быел БДИын кайда тапшырачаклар?

-Районда 2 пункт оештырылды: Азнакайның 4 нче мәктәбе һәм гимназия. Бердәм дәүләт имтиханына 10 һәм 11 нче сыйныфларда барлык фәннәр буенча еллык билгеләре канәгатьләнерлек булган гомумбелем бирү учреждениеләренең чыгарылыш сыйныф укучылары кертелә.

-БДИ тапшыру кагыйдәләре үзгәргән диләр?

-БДИ тапшыру кагыйдәләре ел да үзгәрә. Бары бер нәрсә үзгәрешсез: имтиханны яхшы бирер өчен аңа әзерләнергә кирәк! Имтихан барышында үткәрү процедурасын саклау мөһим. 2012 елда бу таләпләр катгыйланды.

КИМда булган мәгълүматларны БДИда катнашучылар өченче затларга җиткерергә тиеш түгелләр, закон нигезендә моның өчен җаваплылык каралган.

Әгәр дә элек БДИ тапшырганда "мобиль телефоннардан файдалану тыела" дип язылган булса, быел элемтә чаралары һәм электрон-хисаплау техникасын имтиханга алып керү үк (законда каралган очраклардан тыш) тыела. Мондый очракка тап булганда, дәүләт имтихан комиссиясенең вәкаләтле вәкилләре укучыны имтиханнан чыгарып җибәрү турында акт төзиләр. Закон бозучыларга кабат имтихан тапшыру юллары быел ябык булачак. Имтихан барышында процедураны бозган өчен штраф билгеләнгән.

-БДИ нәтиҗәләре аттестаттагы билгеләргә йогынты ясыймы?

- Ул билгеләргә түгел, ә аттестат алуга йогынты ясый. Рус теле һәм математикадан дәүләт аттестациясенең уңай нәтиҗәләре (иң түбән баскычны үтү) чыгарылыш сыйныф укучысына урта (тулы) белем турында аттестат бирү өчен нигез булып тора.

-Бу фәннәр буенча иң түбән баскыч нинди?

-Рус теле өчен 36 балл, математика өчен - 24 балл.

-БДИ нәтиҗәләре медаль алуга йогынты ясыймы?

-Әйе. Әгәр дә укучы мәҗбүри 2 фәннән дә, яки берсен яңадан тапшырып, аннан җитәрлек балл җыя алмаган икән, аттестат һәм медаль бирелми.

-Әгәр дә чыгарылыш сыйныф укучысы авырып, имтиханга килә алмаса?

-Төп вакытта (май-июнь) БДИда катнаша алмаучылар өчен өстәмә тапшыру вакыты каралган: узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү уку йортларын тәмамлаучылар, чит дәүләт уку йортларында урта (тулы) белем алган гражданнар БДИын июльдә тапшыра ала. Әлеге категория гражданнар БДИ тапшыруга гаризаларын белем бирү сыйфаты мониторингы республика үзәгенә (РЦМКО) 2012 елның 5 июленә кадәр түбәндәге адрес буенча бирәләр: Казан шәһәре, Әмирханов ур., 111 (170 нче мәктәп). Үзегез белән паспортыгыз булу шарт.

-Гариза бирү вакыты инде чыкканын беләбез, әмма булачак чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары БДИын башка шәһәрдә яки төбәктә биреп булмыймы дип кызыксына?

- Агымдагы уку елының чыгарылыш сыйныфы, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары урта (тулы) белем программаларын үзләштергән үз мәгариф учреждениеләрендә гариза бирә. Башкалар - теләсә-кайсы төбәктә.

-Мәгариф идарәсе, мәктәптә педагоглар тарафыннан БДИна зур әзерлек эшләре башкарылуын беләбез. Әмма ата-аналарны шундый сорау борчый: сайлап алган фән буенча БДИда канәгатьләнерлек билге алынмаган икән, аны быел киредән тапшырып буламы?

-Юк, бары киләсе елда гына тапшыра алалар. Искә төшерәм: имтихан тапшыручының паспорты, пропускы, кара гельле ручкасы (2 дә ярый) булырга тиеш. Кәрәзле телефоннар, планшетлар, плеерлар һәм башка электроника катгый тыела. Шулай ук имтихан вакытларын да кабат искәртеп узасым килә:

28 майда (дүшәмбе) - информатика, биология, тарих; 31 майда (пәнҗешәмбе) - рус теле; 4 июньдә (дүшәмбе) - чит телләр, химия; 7 июньдә (пәнҗешәмбе) - математика; 13 июньдә (чәршәмбе) - физика, җәмгыять белеме; 16 июньдә (шимбә) - география, әдәбият.

Җитди сәбәпләр аркасында БДИ бирмәүчеләр яки имтихан эшләрен төгәлләп бетерә алмаучылар өчен:

18 июньдә (дүшәмбе) - чит телләр (инглиз, француз, немец, испан), җәмгыять белеме, биология, информатика һәм информацион-коммуникацион технологияләр (ИКТ);

19 июньдә (сишәмбе) - география, химия, әдәбият, тарих, физика;

20 июньдә (чәршәмбе) - рус теле;

21 июньдә (пәнҗешәмбе) - математика.

-Әгәр дә югары уку йортларына документлар кабул итү башланган, ә БДИ нәтиҗәләре турында таныклык тапшырылмаган икән, чыгарылыш сыйныф укучыларына ни эшләргә?

-Документларын тапшырганда абитуриент гаризада БДИ нәтиҗәләрен, әгәр дә алар юк икән, имтиханны тапшыру урынын һәм вакытын күрсәтә. Вузның кабул итү комиссиясе Федераль информация системасы (ФИС) аша аларның дөреслеген тикшерә. БДИ нәтиҗәләре турында таныклык ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 28-30 июньдә бирелә.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә, БДИда бернинди чишә алмаслык биремнәр һәм куркыныч юк. Имтиханга психологик әзерлек ата-аналарның, педагогларның ничек якын килүенә бәйле. Барчагызның да йомгаклау аттестациясенә җентекле әзерләнүегезне һәм быел лаеклы нәтиҗәләргә ирешүегезне телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев