Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәүләт хезмәтләре порталының популярлыгы арта

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен интернет аша түләүнең уңайлыгын елдан-ел күбрәк кеше тоя. Сентябрь аенда гына Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша 84,5 миллион сумлык 26 мең түләү башкарылган. Узган елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда бу ике тапкырга күбрәк. Заманча технологияләр, гомумән, тормышыбызны уңайлырак итте. Хәзерге вакытта дәүләт порталы аша...

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен интернет аша түләүнең уңайлыгын елдан-ел күбрәк кеше тоя.
Сентябрь аенда гына Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша 84,5 миллион сумлык 26 мең түләү башкарылган. Узган елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда бу ике тапкырга күбрәк.
Заманча технологияләр, гомумән, тормышыбызны уңайлырак итте. Хәзерге вакытта дәүләт порталы аша электр энергиясе, җылылык, газ, фатирның сигнализациясе, өй телефоны һәм телевидение, эре интернет-провайдерлар хезмәте өчен өйдән дә чыкмыйча түләргә була.
Төрле түләүләрне башкарудан кала счетчиклар күрсәткечләрен кертергә һәм аларның билгеләнгән вакыт аралыгында үзгәрү динамикасын карап барырга, исәп-фактураларын һәм түләү тарихларын күзәтергә мөмкин. Бу вакыт һәм көчләрне бушка сарыф итмәскә ярдәм итә.
http://intertat.ru/tt/society-tt/item/37704.html
Фотоhttp:// http://intertat.ru/tt/society-tt/item/37704.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дәүләт хезмәтләре порталының популярлыгы арта