Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әти булу соң түгел

Агымдагы атнаның дүшәмбе киңәшмәсе традицион рәвештә муниципаль районның оператив хәлен бәян итүдән башланып китте. Узган атнада 9 җинаять кылынган, шуларның 3-е ачылган. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Элфинур Хәйретдинова җиткерүенчә, узган елда Азнакай шәһәре һәм районында 832 бала дөньяга килгән: 440 малай, 392 кыз, шулар арасында 9 игезәк. Иң яшь әнигә 19,...

Агымдагы атнаның дүшәмбе киңәшмәсе традицион рәвештә муниципаль районның оператив хәлен бәян итүдән башланып китте.
Узган атнада 9 җинаять кылынган, шуларның 3-е ачылган. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Элфинур Хәйретдинова җиткерүенчә, узган елда Азнакай шәһәре һәм районында 832 бала дөньяга килгән: 440 малай, 392 кыз, шулар арасында 9 игезәк. Иң яшь әнигә 19, иң өлкән әнигә 44, иң өлкән әтигә 59 яшь. Ирекле халык дружинасы эшчәнлеге турындагы мәгълүматны физкультура, спорт, туризм буенча идарә җитәкчесе Рәфис Миңнеханов җиткерде. Киңәшмәдә Кара елганы савыктыру, төзекләндерүгә дә аерым игътибар бирелде.
Атналык киңәшмәгә рәислек итүче Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов ясаган чыгышларга анализын, бәясен биреп алдагы көннәрдә эшчәнлекләрне тагын да җанландырырга кирәклегенә басым ясады. Ул шулай ук алда торган язгы кыр эшләре, су басуларга каршы көрәш, санитар ике айлык компанияләре, юлларны төзекләндерү, муниципаль районны яшелләндерү, халыкның сәламәтлеген тиешле дәрәҗәдә кайгырту һәм башка мөһим мәсьәләләр буенча бурычлар билгеләде, үз күрсәтмәләрен бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ђти булу соћ тњгел