Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Диспансеризация: бүгенге көнгә 2140 Азнакай кешесе тикшерү үтте

Быелның июль аеннан республикада, шул исәптән районыбызда да халыкка диспансерлаштыру үткәрү буенча максатчан эш алып барыла. Мәгълүм булганча, бу чара бик актуаль һәм ул чирне вакытында ачыклау, аны кичекмәстән давалый башлау мөмкинлеге бирә. Бүгенге көндә диспансеризациянең ни дәрәҗәдә баруы һәм халыкның аңа мөнәсәбәте белән кызыксынып, район үзәк сырхауханәсе баш табибы...

Быелның июль аеннан республикада, шул исәптән районыбызда да халыкка диспансерлаштыру үткәрү буенча максатчан эш алып барыла.


Мәгълүм булганча, бу чара бик актуаль һәм ул чирне вакытында ачыклау, аны кичекмәстән давалый башлау мөмкинлеге бирә. Бүгенге көндә диспансеризациянең ни дәрәҗәдә баруы һәм халыкның аңа мөнәсәбәте белән кызыксынып, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллинга мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне җиткерде:


- Быел без 21, 24, 27, 30, 33, 36, 39, 42, 45 һәм аннан өлкән яшьтәге кешеләргә мәҗбүри медицина тикшерүе үткәрергә тиеш. 28 августка планда 6608 кеше булып, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы фәрманы белән бу сан 11 меңгә кадәр арттырылды. Бүгенге көнгә 2140 пациент тикшерү үтте, 1733е аны үтүен дәвам итә. Почта хезмәте, шәһәр суды кебек хезмәт коллективлары зур активлык күрсәтте. Нефть сәнәгате оешмалары да бу яктан игътибарлы.


Диспансерлаштыруның беренче этабында 10 кешедә яман шеш, 12сендә - азык эшкәртү органнарында, 20сендә сөяк-тамыр системасы, 30ында сидек юлы эшчәнлеге белән бәйле авырулар ачыкланды. Икенче этапта 48 кешегә кабат тикшеренү өчен юллама бирелде. Тикшерүләр кан тамырлары әйләнеше, яман шеш, диабет, үпкә ялкынсыну, юан эчәк чирләрен табуга юнәлдерелгән.


Әмма диспансерлаштыру әлегә акрынрак бара, халыкның активлыгы җитми. Маммография аппаратының үзебездә булмавы да зур кыенлык тудыра, мондый тикшерүне үтәргә Әлмәт шәһәренең онкология үзәгенә җибәрәбез. Кайчак транспорт белән проблема туа. График буенча автотранспорт белән тәэмин иткән предприятиеләргә зур рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Диспансеризация: бүгенге көнгә 2140 Азнакай кешесе тикшерү үтте