Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Директор булыр идем, тик өйрәтсеннәр генә...

12.12.12 саны Актүбә мәктәпләренең югары сыйныфларында укучы 21 егет һәм кыз өчен бик озакка җитәрлек якты бер истәлек булып калыр, мөгаен. Чөнки 12 декабрьдә алар үзләрен, бер көнгә генә булса да, бистәдәге предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләренең алмашлары ролендә сынап карадылар. "Дублер көне"н оештыру һәм уздыру инициаторлары - муниципаль район башкарма...

12.12.12 саны Актүбә мәктәпләренең югары сыйныфларында укучы 21 егет һәм кыз өчен бик озакка җитәрлек якты бер истәлек булып калыр, мөгаен. Чөнки 12 декабрьдә алар үзләрен, бер көнгә генә булса да, бистәдәге предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләренең алмашлары ролендә сынап карадылар.
"Дублер көне"н оештыру һәм уздыру инициаторлары - муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Актүбә муниципаль берәмлеге, бистәдәге "Үсеш" балалар иҗаты үзәге әлеге мөһим чараны тормышка ашыруга ныклы хәзерлек эшләре алып баруларын күрсәттеләр. Һәм, алдан ук әйтергә кирәк, әлеге эшлекле уен аша алар өлкән сыйныф укучыларына тормыш чынбарлыгы белән якыннан танышу, үзләренең эшне оештыру, башкару сәләтләрен ачыклау һәм аларны практикада сынап карау мөмкинлекләре бирделәр.
Укучыларны үзләренең бер көнлек "эш урыннары" һәм булачак остазлары - җитәкчеләр белән балалар иҗаты үзәге методисты Анна Бондаренко таныштырды. Мәсәлән, 2нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Артем Едутов көн буена Актүбә муниципаль берәмлеге башлыгы Роза Галееваны "алыштырды".
Эшлекле уен барышын наркотикларга каршы "Мөстәкыйль балалар" республика проектында катнашучылардан торган матбугат үзәге әгъзалары фотога, видеога төшереп торды.
Бу көнне газета журналистына Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортының алмаш директоры, 3нче мәктәп укучысы Эльвира Гәреева һәм аның остазы Нина Хвалееваның уртак эшчәнлекләре шаһиты булырга туры килде.
-Бишенче ел инде биредәге бию һәм ялгыз җырлау секцияләрендә шөгыльләнсәм дә, директор эшенең бу кадәр дә җаваплы һәм киңкырлы икәнен күз алдына да китерә алмый идем, - ди Эльвира. - Нина Владимировна ярдәме белән көнне эшлекле киңәшмәдән башладык, хезмәткәрләрне якын көннәрдә уздырыласы чаралар, бүгенге эш планнары белән таныштырдык. Агымдагы бетмәс-төкәнмәс мәсьәләләрне хәл иттек. Хезмәт күрсәтүче оешмалар белән телефон аша сөйләшүләр үткәрдек. Кызганычка каршы, балалар өчен Яңа ел кичәләре чыгышына хәзерлекне тикшерә алмадык. Вакыт җитмәде.
Аның сүзләрен Нина Хвалеева дәвам итә:
-Актүбәдә әлеге эксперимент беренче тапкыр үтте һәм, безнең очракта, директор дублеры булу Эльвирага бик ошады, дип уйлыйм. Аңа үзен өлкән кеше, зур җаваплылык йөкләнгән коллектив хуҗасы итеп тоярга бөтен шартлар да булды. Эштәге катлаулыкларга, вакыт җитмәүгә дә карамастан, киләсе елда буласы "Дублер көне"н уздыруга планнар корырга да өлгерде ул.
Эш көне азагында эшлекле уенда катнашучы җитәкчеләр һәм аларның дублерлары - укучылар, социаль яклау, экология хезмәтләре, полиция бүлеге, мәгариф, мәдәният секцияләренә бүленеп эшләделәр, чыгыш ясау өчен бирелгән сорауларга җаваплар әзерләделәр. Соңгысының төп максаты - яшүсмерләрне остазлары ярдәмендә җәмгыятьнең бүгенге проблемаларын мөстәкыйль чишәргә өйрәтү, башкарган эшләренә карата җаваплылык тойгысы уяту булды. Һәм моның уңай нәтиҗәләре секция вәкилләренең чыгышларыннан, бирелгән сорауларга төгәл җавапларыннан, эшлекле тәкъдим-нәреннән ачык күренде. Дублерлар эшенә аларның остазлары да уңай бәя бирде.
Эшлекле уенга Актүбә вәкаләтле органы башлыгы Роза Галеева йомгак ясады, мәктәп укучыларын зур тормышка әзерләү буенча әлеге чараның мөһимлеген ассызыклады, анда катнашучыларның барысына да рәхмәтен белдерде, дублерларга истәлек бүләкләре тапшырды.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Директор булыр идем, тик өйрәтсеннәр генә...