Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Депутат өчен вак мәсьәлә юк

Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Таһир Һадиев районыбызда еш булган депутатларның берсе. Шунсын да искәртеп үтәргә кирәк, төбәгебездә булган кечкенә проблемаларны да үзенең биш бармагыдай белеп, аларны чишүдә булышлык итүгә зур көч куйган кеше ул. Халык та үзе сайлаган депутат белән һәрдаим аралашып,...

Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Таһир Һадиев районыбызда еш булган депутатларның берсе. Шунсын да искәртеп үтәргә кирәк, төбәгебездә булган кечкенә проблемаларны да үзенең биш бармагыдай белеп, аларны чишүдә булышлык итүгә зур көч куйган кеше ул. Халык та үзе сайлаган депутат белән һәрдаим аралашып, аның ныклы ярдәмен тоеп яши. Чәршәмбе көнне Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев районда җитештерү тармагы белән танышып, халыкны кабул итү уздырды.
Очрашуны депутат газ һәм нефть сәнәгате өчен җиһазлар, запас частьләр хәзерләүче, иллеләп кешене эш белән тәэмин иткән "СпецМаш" заводы, Азнакай май заводы белән танышудан башлады.
- Май заводының абруен яхшы беләбез. Әмма көндәшлекнең каты икәнлеген аңлап, продукциянең сыйфатын тагын да яхшыртуны максат итеп куярга кирәк, - диде ул очрашу азагында.
Соңыннан Таһир Һадиев Чалпы фермаларын карады, "Чатыр тау" хуҗалыгында язгы кыр эшләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсендә катнашты һәм төштән соң Азнакай муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин белән берлектә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсендә гозер, тәкъдим, киңәш белән килүче азнакайлыларны кабул итте.
Соңгы елларда, Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларга тиңләштерелгәннәр һәм тыл ветераннары кебек үк, сугыш чоры балалары да үзләренә билгеле бер өстенлекләр, ташламалар таләп итә башладылар.
- Сугыш чоры һәм аннан соңгы авырлыкларны кичереп, илебезне торгызуда катнашып, бүгенге мул тормышка китереп җиткергән сугыш ятимнәренә дә игътибар булсын иде. Әтиләре сугышта һәлак булганнарның күңелләрендәге рәнҗеш-сагышлары таралсын иде. 9 май бәйрәмендә хәтта өемнән дә чыкмыйм. Йөрәгем әрни, - ди кабул итүгә килгән олы яшьтәге бер апа.
1944 елда әнисе һәм бертуган апасы ачлыктан вафат булганнан соң тома ятим кала ул, әтисенә дә сугыш кырыннан әйләнеп кайту насыйп булмый. Бүген сугыш чоры баласы Азнакайда үз йортында икенче төркем инвалид улы белән гомер кичерә.
- Өйдә уңайлыклар юк. Түбәсенә дә ремонт таләп ителә. Торак шартларын яхшыртуда ярдәм итсәгез иде, - ди ул.
Таһир Һадиев йортны комиссия белән барып карау кирәклеген ассызыклады һәм әлеге сорауга икенче килгәндә тагын әйләнеп кайтып, тулысынча ачыклап бетерәчәген әйтте.
Бакчачылык ширкәтендәге йортлардан әйбер урлау - бүген бакча хуҗаларын борчыган иң кискен мәсьәләләрнең берседер, мөгаен. Әлбәттә беркемнең дә гомер дәвамында җыйган мөлкәтен җиңел генә акча эшләргә уйлаган угрыларга тоттырып чыгарасы килми. Бүген районда Мачаклыбаш бакчачылар ширкәтендә урнашкан йортлардан әйбер урлау буенча җинаять эшләре кузгатылган. Закон нигезендә, әгәр урланган әйбернең суммасы 1000 сумнан артмый икән, җинаять эше кузгатылмый. Кабул итүгә караклар кулыннан каза күргән бер төркем өлкән яшьтәге апа-абыйлар килгән.
- Гариза язгач, тикшерүчеләрдән җинаять эше ачуны кире кагу турында хат алдык. Бакчамнан 400 сумлык әйбер урласалар да, аның җимергән әйберсе 4000лек, менә шунсы күңелне кыра! Полиция вәкилләренә бер генә дәгъвабыз да юк, алар законнан читкә тайпыла алмый. Бәлки законны кире карарга кирәктер? Урланган әйбер суммасы аз дип без каракларга һаман саен ирек кенә бирәбез түгелме? - ди араларыннан берсе ачынып.
Депутат аларның хаклы булуы белән килешеп, ярдәм итәргә тырышачагын әйтте.
Депутат мәктәпләрдәге туклану һ.б. мәсьәләләр белән дә кызыксынды, 9 нчы мәктәптә экология темасына багышланган класс сәгатендә катнашып, укучылар-ның сорауларына җавап бирде.
Биредә ул шулай ук радиоэлемтәчеләр түгәрәгендә шөгыльләнүче кызлар белән танышып, аларның чит төбәкләрдәге яшьтәшләре белән аралашуларын хозур кылды.
Балалар белән аралашканнан соң Дәүләт Советы депутаты район үзәк сырхауханәсендә булып, "Безнең кадерле ветеран" республика социаль проекты буенча районыбыз оешма-предприятиеләре тырышлыгы белән ветераннар өчен әзерләнгән палаталарны карап чыкты, стационарда дәвалану алган азнакайлыларның хәл-әхвәлен белешергә дә өлгерде.
Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Депутат өчен вак мәсьәлә юк