Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Декадага актив кушылдык

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне «АК БАРС-мед» иминият компаниясе ҖЧҖнең Азнакай филиалы хезмәткәрләре Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан кайгыртучанлык декадасын 23 сентябрьдән үк башлап җибәрделәр. Филиалга мөрәҗәгать иткән олы яшьтәге һәр клиент үз хокукларын яклау буенча консультацияләр, бердәм үрнәктәге полислар алу белән бергә җылы тәбрикләү сүзләре һәм кечкенә генә бүләкләргә...

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне

«АК БАРС-мед» иминият компаниясе ҖЧҖнең Азнакай филиалы хезмәткәрләре Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан кайгыртучанлык декадасын 23 сентябрьдән үк башлап җибәрделәр.

Филиалга мөрәҗәгать иткән олы яшьтәге һәр клиент үз хокукларын яклау буенча консультацияләр, бердәм үрнәктәге полислар алу белән бергә җылы тәбрикләү сүзләре һәм кечкенә генә бүләкләргә дә ия булдылар. бәйрәм торты белән «Хәтирә» ансамбле дә килеп җитте. Мәҗбүри медицина иминияте, иминиятчеләрнең хокуклары һәм филиалның тәүлек дәвамында эшләүче диспетчерлык хезмәте турында мәгълүматлар белән танышкан арада, алар өлкәннәребезне моңлы җырлары белән сөендерделәр.

Без һәркемгә һәрчак ярдәмгә килергә әзер. Үзләрен кызыксындырган сораулар белән 88001000330 (шалтырату бушлай) һәм филиалның 7-36-86, 7-39-34 телефоннары аша шалтыратуларын сорыйбыз.

С. Шакирова, филиал директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев