Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Данис Вафин хөрмәтенә Азнакайда хәйрия концерты узачак

Һәр сабый дөньяга үз бәхете белән туа диләр. Азнакай шәһәрендә яшәүче Вафиннар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән кечкенә Данис та әле үзен бәхетле сизә, әмма авыру нәниләрне дә кызганып тормый шул: ул каты авырый, ашыгыч рәвештә дәваланырга тиеш. Заманча югары дәрәҗәдәге клиникада бер дәвалану курсы узу өчен 100 мең...

Һәр сабый дөньяга үз бәхете белән туа диләр. Азнакай шәһәрендә яшәүче Вафиннар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән кечкенә Данис та әле үзен бәхетле сизә, әмма авыру нәниләрне дә кызганып тормый шул: ул каты авырый, ашыгыч рәвештә дәваланырга тиеш.


Заманча югары дәрәҗәдәге клиникада бер дәвалану курсы узу өчен 100 мең сум акча таләп ителә.


Бу гаиләгә ярдәм йөзеннән «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы һәм «Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирлеге бүлеге башлангычында 24 июнь көнне Азнакай Мәдәният йортында хәйрия концерты оештырыла. Аннан кергән барлык сумма Вафин Даниска дәвалану узу максатына оештырылган хәйрия фондына күчереләчәк.


Хөрмәтле райондашлар! Кадерле әти-әниләр! Әйдәгез бергәләшеп Вафин Данис Рамил улына бу мөмкинлекне булдырыйк! Ул да барлык сәламәт балалар кебек уйный-йөгерә алсын, әти-әнисенә бәхет-шатлык китерсен!


Изгелек җирдә ятмый, һәркайсыбызга меңе белән әйләнеп кайтыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Данис Вафин хөрмәтенә Азнакайда хәйрия концерты узачак