Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дан һәм хөрмәт сезгә, ветераннар!

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, азнакайлылар! Сезне ихлас күңелдән Җиңү көне белән котлыйм! Инде менә 67 нче Җиңү язын каршы алсак та, ул дәһшәтле еллар онытылмый. Районыбыздан фронтка 10 меңнән артык кеше киткән. Аларның күбесенә туган якларына әйләнеп кайту насыйп булмаган. Советлар Союзы геройлары - якташларыбыз Әкрәм Вәлиев, Петр Манаков,...

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, азнакайлылар!

Сезне ихлас күңелдән Җиңү көне белән котлыйм!

Инде менә 67 нче Җиңү язын каршы алсак та, ул дәһшәтле еллар онытылмый. Районыбыздан фронтка 10 меңнән артык кеше киткән. Аларның күбесенә туган якларына әйләнеп кайту насыйп булмаган. Советлар Союзы геройлары - якташларыбыз Әкрәм Вәлиев, Петр Манаков, Иван Никитин, Фәйзулла Әгълетдинов исемнәрен без зур горурлык белән искә алабыз. Нәкъ менә шундый батыр ул һәм кызларның туган җиребезгә чиксез мәхәббәте, тынычлык һәм Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәштә үзләрен аямаулары дәһшәтле сугышта җиңәргә, сугыштан соң илебезне җимерекләрдән торгызырга ярдәм иткән. Сезнең тормыш юлы - киләчәк буын өчен якты үрнәк! Дан һәм хөрмәт сезгә, ветераннар!

Бөек Ватан сугышы каһарманнары алдындагы гаять зур җаваплылык бүген безнең иңнәрдә. Тыныч тормыш төзүдә, кешеләр турында кайгыртуда, республикабыз һәм районыбызда динамик социаль-икътисадый үсешне тәэмин итүдә без дә җиңәргә тиеш.

Барчагызга чын йөрәктән бәхет һәм сәламәтлек, тыныч тормыш, барлык башлангычларыгызда зур уңышлар, нәтиҗәле хезмәт телим.

Марсель Шәйдуллин, район башлыгы вазифаларын башкаручы

Хөрмәтле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре!

Хөрмәтле азнакайлылар!

Сезне "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге, барлык нефтьчеләр һәм Дәүләт Советы депутатлары исеменнән Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм!

Хәтер татлы җиңү тәмен дә, канкойгыч сугышның җаннарны тетрәндергеч фаҗигасен дә мәңге җуймаячак.

Кешелек тарихындагы иң явыз сугыш турында хәтер буыннан-буынга тапшырыла, безнең аны онытырга хакыбыз юк! Ватанны саклаучыларга, аның бәйсезлеген яулаучыларга рәхмәтебез чиксез. Аларның патриотизмы, рухи ныклыгы, түземлелеге Җиңү китерде.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел, бу - безнең бурыч.

Ватан сугышы кырларында һәлак булганнар алдында башыбызны иябез, исәннәргә саулык-сәламәтлек, озын гомер телибез.

Күкләребез аяз, көннәребез имин, тыныч булсын!

Рәзиф Галимов, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы

Хөрмәтле ветераннар!

Җиңү көне уңаеннан иң җылы, иң кайнар теләкләрне кабул итеп алыгыз!

Быелгы ел безнең өчен аеруча истәлекле - район һәм шәһәр ветераннар советына 40 ел тула. Безнең сафларда - сугыш кырында дошманга каршы аяусыз көрәшкән, тылда көнне төнгә ялгап тырыш хезмәт куйган һәм сугыш җимерекләрен торгызган, аннан соңгы елларда ил үсешенә үзеннән лаеклы өлеш керткән ветераннар. Батырлыгыгыз һәм фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Барчагызга исәнлек-саулык, озын гомер, имин тормыш телим. Яңадан сугыш кайгылары күрергә язмасын!

Миргасим Кәримов, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе

Хөрмәтле ветераннарыбыз!

Сезне һәммәбез өчен дә иң изге бәйрәмнәребезнең берсе - күпмилләтле халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйбыз!

Бәйрәм алды көннәрендә һәм һәрчак барысы өчен дә сезнең алдыгызда башыбызны иябез. Сез фашизмны җимереп һәм дөнья тарихын үзгәртеп кенә калмадыгыз. Сез киләчәк буыннарга тормыш һәм азатлык бүләк иттегез. Бүгенге Ватанны саклаучылар сезнең батырлык үрнәгендә тәрбияләнәләр, үз Ватаннарын яратырга аның өчен ахыргача көрәшергә өйрәнәләр.

Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телибез! Иске яраларыгыз әрнемәсен, кайгы-хәсрәтләрегез йөрәгегезне ул кадәр үк телгәләмәсен.

Якыннарыгыз һәм сөеклеләрегезнең кадер-хөрмәтен тоеп яшәгез, йортларыгызда бәхет һәм муллык хөкем сөрсен! Бөек бәйрәм белән сезне!

Ихтирам һәм зур рәхмәт хисләре белән, «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсе сәяси советы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев