Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дагестанлылар иминлеген саклады

20 август көнне Казанның Үзәк тимер юл вокзалында Төньяк Кавказда озак вакытка сузылган командировкадан әйләнеп кайтучы Татарстан Эчке эшләр министрлыгының җыелма отряды сугышчыларын каршы алдылар. Бирегә ТР буенча Эчке эшләр министры вазифаларын башкаручы Рафаил Гыйльманов, ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибен саклау буенча комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов, ТР...

20 август көнне Казанның Үзәк тимер юл вокзалында Төньяк Кавказда озак вакытка сузылган командировкадан әйләнеп кайтучы Татарстан Эчке эшләр министрлыгының җыелма отряды сугышчыларын каршы алдылар.
Бирегә ТР буенча Эчке эшләр министры вазифаларын башкаручы Рафаил Гыйльманов, ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибен саклау буенча комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов, ТР Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге, шулай ук ир-егетләрнең туганнары, дуслары, хезмәттәшләре җыелды.
Министр урынбасары Рафаил Гыйльманов министрлык хезмәткәрләренең авыр шартларда хезмәт итүгә дә карамастан үз бурычларын һәрвакыт намус белән башкаруларын билгеләде. Республика җитәкчелеге тарафыннан һәм халыктан ирешелгән рәхмәт сүзләре - моңа дәлил.
Татарстаннан 100 дән артык ир-егете 6 ай дәвамында туган якларыннан читтә хезмәт итте. Алар арасында азнакайлы: өлкән сержант Илхом Хәлимов та бар. Ул агымдагы елның 8 февраленнән әлеге көнгә кадәр Дагестандагы коллегаларына җәмәгать тәртибен сакларга булышты. Илхом Хәлимов район эчке эшләр бүлегендә 2006 елдан алып хезмәт итә.
Шунсын ассызыкларга кирәк, Татарстан полиция хезмәткәрләре шактый еллар дәвамында үз эшләренең осталары булып санала. Хезмәт иткән төбәкнең Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге һәм иминлекләрен саклаган халык аларга бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дагестанлылар иминлеген саклады