Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Cпорт мәктәбендә таләпләр сакланмаган

Азнакай шәһәр суды тарафыннан шәһәр прокуратурасының «Алкалы хоккей һәм фигуралы шуу буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесенә ПАЗ-32054 автобусын эксплуатацияләгәндә юл йөрү куркынычсызлыгы закончалыкларын бозу фактын (2012 елның 9 апрелендә һәм 9 февралендә техник карау чорында ачыкланган тормоз һәм руль системасындагы төзексезлекләр) бетерү турындагы таләпләре канәгатьләндерелде. Исегезгә төшерәбез: шәһәр...

Азнакай шәһәр суды тарафыннан шәһәр прокуратурасының «Алкалы хоккей һәм фигуралы шуу буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесенә ПАЗ-32054 автобусын эксплуатацияләгәндә юл йөрү куркынычсызлыгы закончалыкларын бозу фактын (2012 елның 9 апрелендә һәм 9 февралендә техник карау чорында ачыкланган тормоз һәм руль системасындагы төзексезлекләр) бетерү турындагы таләпләре канәгатьләндерелде.

Исегезгә төшерәбез: шәһәр прокуратурасы тикшерүләре барышында 2012 елның 1 мартында ДЮСШта тәрбияләнүче 2002-2003 елгы үсмерләрдән торган «Соколы Азнакаево - 2003» хоккей командасы алкалы хоккей буенча ТР беренчелеге финал ярышларында катнашу өчен Азнакайдан Казан шәһәренә юлга чыга. Сәфәргә өч транспортта: ДЮСШның «Фиат Дукато» автомобиле һәм әти-әни идарәсендә ике шәхси автомобильдә баралар. Шәхси машиналар «Фиат Дукато»да урыннар җитмәү (анда нибары 17 урын) һәм ДЮСШның ПАЗ-32054 автобусының техник төзексезлеге сәбәпле җәлеп ителә.

«Казан - Оренбург» юлының 146 нчы километрында Чистай районында бер шәхси машина юл-транспорт һәлакәтенә очрый. Нәтиҗәдә, ДЮСШ та тәрбияләнүче ике балигъ булмаган бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала, өченчесе һәлакәт урынында вафат була.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев