Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чыршыны ничек бизәргә?

Сер түгел, Яңа елны аеруча балалар зарыгып, зур түземсезлек белән көтеп алалар. Балаларыгызга онытылмас күңелле бәйрәм ясыйсыгыз килсә, иң элек Яңа ел чыршысын аларның үзләре белән бергәләп бизәгез, сөенче бүләкләре хәзерләгез. Чыршыны ничек бизәргә? Әлбәттә, яшел патшабикә - чыршыкайны һәркем үзе теләгәнчә, үзе яраткан уенчыклар белән бизи. Ә хәзер кибетләрдә...

Сер түгел, Яңа елны аеруча балалар зарыгып, зур түземсезлек белән көтеп алалар. Балаларыгызга онытылмас күңелле бәйрәм ясыйсыгыз килсә, иң элек Яңа ел чыршысын аларның үзләре белән бергәләп бизәгез, сөенче бүләкләре хәзерләгез.
Чыршыны ничек бизәргә?
Әлбәттә, яшел патшабикә - чыршыкайны һәркем үзе теләгәнчә, үзе яраткан уенчыклар белән бизи. Ә хәзер кибетләрдә чыршы бизәгеч уенчыкларның ниндиләре генә юк! Рәхим итеп, ошаганын сатып ал. Бәгъзеләребез Яңа ел чыршысын тагын да үзенчәлеклерәк итеп бизи белә. Мәсәлән...
Җиләк-җимешле чыршы
Әйе, әйе, гаҗәпләнмәгез, җимешле чыршы! Бактың исә, чыршыны алма, әфлисун, мандарин кебек җиләк-җимешләр белән дә искитмәле итеп бизәргә мөмкин икән. Тик моның өчен, аңлашыла булыр, юан ботаклы чыршы зарур. Җиләк-җимешләрне чыршыга, озын җеп белән бәйләп элегез. Иң элек чыршының югары очына зур бер алма яисә әфлисун элеп куегыз. Аннан аскы ботакларына ваграк җиләк-җимешләр элегез. Шул рәвешле бизәлгән чыршы олыны да, кечене дә сөендерәчәк. Яңа ел чыршысыннан берәм-берәм җиләк-җимешләр өзеп ашау - үзе бер күңелле ләбаса!
Татлы чыршы
Яңа ел чыршысын конфет, прәнек ише тәм-том белән бизәү - элгәрге, әмма, кызганычка каршы, онытылган гадәт. Югыйсә, ялтыравык кәгазьле төрле-төрле конфетлар белән бизәлгән чыршы карар күзгә үк үзгә. Шул матур конфет кәгазьләренә Яңа ел теләкләре дә язып төрсәң, бөтенләй искитмәле булачак! Мондый чыршы балаларга да, кунакларга да шатлык хисләре китерү белән беррәттән, киләчәккә матур теләкләр дә юллаячак.
Конфетлар белән, балалар өчен махсус нәни чыршыны бизәргә дә мөмкин. Әлеге татлы чыршыдан теләгән конфетын өзеп ашау аларны бик тә куандырачак.
Уенчыклы чыршы
Моннан тыш, балалар өчен чыршыны кечкенә йомшак һәм «киндер-сюрприз» уенчыклары белән дә бизәп була. Тик аларны чыршыга ялтыравыклы фольгага төреп эләргә кирәк. Уенчыклы чыршы нәниләр өчен чып-чын сөенеч китерер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чыршыны ничек бизәргә?