Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чынга ашкан төш

Тату һәм бәхетле Наҗия ханым һәм Миргазиян ага Вәлиуллиннар гаиләсе турында Азнакайда белмәүчеләр сирәктер. 65 ел гомерләрен бергә үткәннәр алар. Бөек Ватан сугышы, ачлык-ялангачлык, сугыштан соңгы җимереклекләр - барысын да үз җилкәләрендә кичерергә туры килгән. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Миргазиян ага үз тарихы битләрен акрын гына актарып утыра....

Тату һәм бәхетле Наҗия ханым һәм Миргазиян ага Вәлиуллиннар гаиләсе турында Азнакайда белмәүчеләр сирәктер. 65 ел гомерләрен бергә үткәннәр алар. Бөек Ватан сугышы, ачлык-ялангачлык, сугыштан соңгы җимереклекләр - барысын да үз җилкәләрендә кичерергә туры килгән.

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Миргазиян ага үз тарихы битләрен акрын гына актарып утыра.

1940 елның сентябрь аенда 19 яшьлек Миргазиян армия сафларына хезмәт итәргә алына.

- Хәрби хәзерлек игълан ителде. Бишәр патроны булган карабиннар, бер граната бирделәр, - дип искә ала ул сугыш башланган көннәрне.

Вәлиуллинга һәм аның иптәшенә разведчикларларны элемтә белән тәэмин итү бурычы йөкләнә.

Ачтан үлгәнче, пулядан үләм

- Иң киеренке сугыш көннәрендә көнлек солдат нормасы 200 грамм икмәк һәм шикәр кисәгеннән тора. Ерактан азык-төлек поездын күреп алган Габит исемле иптәшем: «Мин ачтан үлгәнче, дошман пулясыннан үләм», - диде һәм шул якка йөгереп китте. 15 минут та узмады ул ике буханка кара икмәк тотып килеп тә җитте, - дип сүзен дәвам итә фронтовик. - Без аны 20 солдатка бүлдек. Һәркемгә нинди кисәк эләккәнен күз алдына китерәсездер. Шуңа да карамастан, үзебезне тук хис иттек.

Бу сүзләрне әйткәндә Миргазиян аганың күзләреннән яшьләр тәгәрәде.

Солдат төше

Тәүлекне дошман камалышында уздырдык.

- Кечкенә генә окоплар казыдык та яттык. Арудан мин йоклап киттем һәм сәер генә төш күрдем... Төшемә яшь, чибәр бер солдат керде һәм үзен киредән кабергә күмүләрен сорады. Ә моның өчен миңа озын гомер һәм бәхетле картлык буласын әйтте. Үз-үземә ышыкланыр урын казып, мин шул яшь солдатның каберен ачканмын икән. Адәм сөякләрен шәйләгән идем. Окоп урынын киредән матурлап тигезләп куйдым. Төшемдәге солдатны мин әле бик озак күңелдә йөрттем.

Ленинград оборонасында күрсәткән батырлыгы өчен Миргазиян Вәлиуллин «Ленинград оборонасы өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен» медальләре һәм өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

Блокада өзелгәннән соң, ул Литва, Латвия, Эстонияне азат итүдә катнаша. Сугыш аның өчен 11 майда порт-шәһәр - Виндаваны азат иткәч кенә тәмамлана. Анда ул «Германияне җиңгән өчен» медаленә ия була.

Туган якларына кайтканнан соң, механизатор булып эшли, бераздан авылның иң чибәр кызы - Наҗиягә өйләнә. Вышкалар монтажлаучы булып эшли, үзенең 33 ел гомерен Азнакай бораулау эшләре идарәсенә багышлый.

Бүген Миргазиян ага һәм Наҗия ханым балалары һәм оныклары белән бәхетле картлык көннәрен кичерәләр. Дошман камалышында күргән төш чынга аша.

Гүзәл ТИМБАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев