Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чын йөрәктән рәхмәт сезгә!

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне Хөрмәтле өлкәннәр - лаеклы ялдагылар, сугыш һәм хезмәт ветераннары, кадерле якташлар! 1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан күпьеллык фидакарь хезмәтегез, гаять зур батырлык һәм сабырлыгыгыз, әхлакый идеалларга, хезмәтегезгә тугрылылыгыгыз, рәхим-шәфкатегез һәм сүнмәс-сүрелмәс рухи көчегез өчен эчкерсез рәхмәт сүзләрен кабул итегез! Сезнең һәркайсыгыз авыр...

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне

Хөрмәтле өлкәннәр - лаеклы ялдагылар, сугыш һәм хезмәт ветераннары, кадерле якташлар!

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан күпьеллык фидакарь хезмәтегез, гаять зур батырлык һәм сабырлыгыгыз, әхлакый идеалларга, хезмәтегезгә тугрылылыгыгыз, рәхим-шәфкатегез һәм сүнмәс-сүрелмәс рухи көчегез өчен эчкерсез рәхмәт сүзләрен кабул итегез!

Сезнең һәркайсыгыз авыр тормыш юлы үткән. Өлкән буынга Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары, сугыш аркасында хәрабә хәленә килгән халык хуҗалыгын торгызу кебек бик күп авырлыклар, сынаулар аша узарга туры килде. Нәкъ менә сез, халкыбызның тарихи традицияләрен һәм буыннарның дәвамчанлыгын саклап, районыбызның бүгенге икътисади һәм мәдәни байлыгын булдырдыгыз.

Азнакай районында гына да бүген 19 меңнән артыграк пенсионер яши. Сезнең күбегез, хөрмәтле ветераннар, гаять зур тормыш тәҗрибәсен үсеп килүче буынга тапшырып, әле һаман актив иҗтимагый тормыш алып бара. Безнең гомуми һәм гражданлык бурычыбыз - ветераннарны имин, тыныч картлык, сыйфатлы социаль яклау һәм медицина ярдәме белән тәэмин итү.

Өлкәннәр ихтыяҗына игътибар, аларга ихтирамлы мөнәсәбәт районыбызда үткәрелеп килә торган социаль сәясәттә һәрвакыт өстенлекле урында булды һәм хәзер дә шулай. Соңгы елларда гына да сугыш һәм хезмәт ветераннарының матди хәлен ныгыту, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган сугыш ветераннары һәм аларның тол хатыннарына фатир бирү, шуның белән яшәешләрен җиңеләйтү буенча шактый чаралар тормышка ашырылды.

Хөрмәтле ветераннар! Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Сезгә ныклы сәламәтлек, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның игътибар-хөрмәтендә яшәвегезне, рухи күтәренкелек һәм иминлек телим!

Рәфис ГАЛИЕВ, Азнакай муниципаль районы башлыгы,

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге сәяси советы секретаре

Хөрмәтле өлкәннәр! Сезне ихлас күңелдән бәйрәм белән тәбриклибез. Ныклы сәламәтлек, кояшлы имин көннәр, куанычлы озын гомер юлдаш булсын!

Район һәм шәһәр ветераннар советы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев