Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия интернет өзелүгә әзер булырга тиеш – Герман Клименко

Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы илдә рус телле интернет сегментын саклау юнәлешендә яна закон проектлары эшли. (Казан, 29 декабрь, "Татар-информ") Россиядә интернет өзелә икән, халык бу ситуациягә әзер булырга тиеш, дип белдергән Владимир Путинның интернет буенча киңәшчесе Герман Клименко RTга биргән интервьсында, дип яза РИА мәгълүмат агентлыгы. Илдә рус...

Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы илдә рус телле интернет сегментын саклау юнәлешендә яна закон проектлары эшли.

(Казан, 29 декабрь, "Татар-информ") Россиядә интернет өзелә икән, халык бу ситуациягә әзер булырга тиеш, дип белдергән Владимир Путинның интернет буенча киңәшчесе Герман Клименко RTга биргән интервьсында, дип яза РИА мәгълүмат агентлыгы. Илдә рус интернет сегментын саклау юнәлешендә Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы яна закон проектлары эшли, Президент киңәшчесе фикеренчә, Көнбатыш белән аралар суынуы рус телле интернетка начар йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә ул сакланылган булырга тиеш, ди Клименко. Әлеге закон проекты гади кулланучыларның эшен контрольдә тотмаячак.

Рус телле интернетның куркынычсызлыгын саклау темасы Федераль куркынычсызлык хезмәте (ФСБ) илнең финанс системасына чит ил тарафыннан кибер атакалар әзерләнә дигәннән соң килеп туа. Соңрак Ростелеком бу информацияне раслый һәм Россиянең 5 эре банкына һәм финанс оешмаларына атакалар булганлыгын әйтә.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия интернет өзелүгә әзер булырга тиеш – Герман Клименко