Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чит ил кешеләренә безнең илдә булу срогын чикләнгән

Чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган кешеләр Россия территориясендә булган чорда үз-үзеңне тоту һәм яшәү кагыйдәләрен яхшы белергә тиеш. Соңгы вакытта шәһәр суды тарафыннан каралучы чит ил гражданнарының теркәлү кагыйдәләрен бозулары белән бәйле эшләр һаман артуга бара. Әлеге кагыйдә бозуларның күбесе РФ территориясендә булу срогын сакламау белән бәйле. "Чит ил...

Чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган кешеләр Россия территориясендә булган чорда үз-үзеңне тоту һәм яшәү кагыйдәләрен яхшы белергә тиеш.

Соңгы вакытта шәһәр суды тарафыннан каралучы чит ил гражданнарының теркәлү кагыйдәләрен бозулары белән бәйле эшләр һаман артуга бара. Әлеге кагыйдә бозуларның күбесе РФ территориясендә булу срогын сакламау белән бәйле.

"Чит ил гражданнарының Россия Федерациясендә хокукый халәте турында" 2002 елның 25 июлендәге федераль законның 5 маддәсе нигезендә виза таләп ителмәгән тәртиптә чит ил гражданнарының Россиядә вакытлыча булу срогы, законда каралган башка очраклардан тыш, 90 тәүлектән артмаска тиеш. Әмма күп очракта законның бу таләбе бозыла, күп кенә чит ил гражданнары моны акча юклык, гаилә хәле һәм башка төрле сәбәпләр белән аңлатырга тырыша. Закон таләбен үтәмәгән өчен РФ административ хокук бозулар турында Кодексның 18.8 маддәсе, 1 өлешендә Россия Федерациясе чикләреннән чыгарып, 2 меңнән 5 мең сумга кадәр штрафка тарту каралган. Монда шуны да өстәргә кирәк, илдән чыгарылучы чит ил кешесенә 5 елга кадәр Россиягә килү рөхсәт ителми.

2012 елда һәм 2013 елның 3 аенда Азнакай шәһәр суды тарафыннан чит ил гражданнарының безнең илдә булу срогын үтәмәүләре белән бәйле 21 административ эш каралган. Шул рәвешле Үзбәкстан Республикасының 12, Таҗикстанның 9, Вьетнамның 3 гражданы административ җаваплылыкка тартылган. 6 эш буенча чит ил гражданнарын Россия Федерациясе чикләреннән чыгару, калган очракларда штрафка тарту җәзасы бирү турында карар кабул ителгән.

Мисал өчен, Үзбәкстанда яшәүче берәү узган елның мартында Россиягә килә. Татарстанның Лениногорск районы авылларының берсендә 13 июньгә кадәр миграция исәбенә баса. Илдә булу срогы чыкканнан соң да кайтып китми, хәзерге вакытта безнең районда танышында бернинди теркәлүсез яшәп ята.

Тагын бер мисал. Вьетнам гражданкасы безнең илгә 2010 елның июлендә 8 көнгә килә. Акча эшләргә ниятләп, Азнакайда теркәлүсез яши һәм шулай ук законсыз рәвештә шәһәрнең бер кибетендә сатучы булып эшли. Әлеге очрак быелның февралендә миграция контроле вакытында ачыклана.

Суд бу гражданнарны ил чикләреннән чыгарып җибәреп, хөкүмәт файдасына штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартты.

Маргарита Калиниченко, судья ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чит ил кешеләренә безнең илдә булу срогын чикләнгән