Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чишмәләр – яшәү чыганагы

Моннан нәкъ 17 ел элек, "Азнакайнефть" идарәсе "Илһам" чишмәсен төзекләндереп, республикада игелекле эшкә башлангыч биреп җибәргән иде. Шул ук елны "Татнефть" ААҖе әлеге инициативаны яклап, чишмәләрне зәвык белән карап тоту буенча конкурс игълан итте. Бүгенге көнгә идарәбез тарафыннан биш районда 117 (Азнакайда - 88, Бөгелмәдә - 13, Әлмәттә - 4,...

Моннан нәкъ 17 ел элек, "Азнакайнефть" идарәсе "Илһам" чишмәсен төзекләндереп, республикада игелекле эшкә башлангыч биреп җибәргән иде.

Шул ук елны "Татнефть" ААҖе әлеге инициативаны яклап, чишмәләрне зәвык белән карап тоту буенча конкурс игълан итте. Бүгенге көнгә идарәбез тарафыннан биш районда 117 (Азнакайда - 88, Бөгелмәдә - 13, Әлмәттә - 4, Актанышта - 11, Мөслимдә -1) чишмә төзекләндерелде.

Каралган, матурланган чишмәләр республикабызның көньяк-көнчыгышының визит карточкасына әйләнде. Алар су чыганагы гына булып калмыйча, беседкалары, утыргыч-өстәлләре, мангаллары булган ял итү урынына да әверелде.

Әмма чишмәләрне төзекләндерү белән генә түгел, аларны тиешле тәртиптә тотарга да кирәк. Бу яклап без авыл җитәкчеләренә һәм халыкка ышанган идек. Әмма ышанычыбыз акланмады. Чишмәгә якын йортларда яшәүчеләр аның янын җыештыргалый, ә менә күпчелеге - хуҗасыз. Ял итүчеләр калдырган чүп өемнәрен чыгару нефтьчеләргә калды. Җитмәсә, утыргычларны яндыралар, беседкаларга ямьсез сүзләр язалар, җимерәләр.

Нефтьчеләр тырышлыгыннан башка бу чишмәләрнең ял мәйданчыклары әллә кайчан җимерелеп беткән булыр иде. Аларны карап тоту төп бурыч булмаса да, "Азнакайнефть" идарәсе үзенә беркетелгән 19 чишмә янын төзекләндереп, буяп, чистартып тора.

Район һәм шәһәр башкарма комитетлары район территориясендәге су чыганакларының санитар-экологик һәм эстетик торышы өчен җаваплы предприятиеләрнең исемлеген раслады. Аның нигезендә 74 чишмә үз хуҗасын тапты. Барыбыз да яхшы белә: чиста чишмәләр Җир-ананың яшәү көче. Без үзебезне Табигать балалары дип исәплибез икән, димәк табигатьне, шул исәптән чишмәләрне дә сакларга кирәк.

Алексей Фәрхетдинов, Нәфис Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев